tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Милли тормыш һәм дин” VI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы РЕЗОЛЮЦИЯСЕ
“Милли тормыш һәм дин”  VI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы  РЕЗОЛЮЦИЯСЕ

“Милли тормыш һәм дин” VI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы РЕЗОЛЮЦИЯСЕ

Проект
“Милли тормыш һәм дин”
VI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы
РЕЗОЛЮЦИЯСЕ

Казан, 13 июнь 2015 ел

VI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы делегатлары милли-мәдәни һәм дини кыйммәтләренең үсешенә, милләтара тынычлыкка һәм килешүгә йөз тотып эшләү максатыннан, түбәндәгеләрне кирәк дип саный:

  • Бөтендөнья татар конгрессына “Ислам һәм татар дөньясы: үсеш нигезләре” концепциясен гамәлгә куюны мөһим мәсьәлә, приоритет икәнен танып, бу юнәлештә оештыру һәм координация эшчәнлеген актив дәвам итәргә;
  • Россия мөселманнарының үзара килешеп, аңлашып, хезмәттәшлек итүен иң җитди эшләрнең берсе дип билгеләргә. Дини оешмаларда радикаль идеяләр таратуга һәм таркалу омтылышларына кискен каршы торырга;
  • татар-мөселманнарының традицион Әбү Хәнифә мәзһәбе һәм татар дини тәгълимат мирасы нигезендә берләшүенә көч куярга;
  • җирле милли-мәдәни оешмаларга татар эшмәкәрләре белән берлектә дини уку йортларын һәм шәхси татар мәктәпләрен, балалар бакчаларын ачу буенча эшне активлаштырырга. Бердәм Дәүләт Имтиханнарын укыту телендә тапшыруны мөһим мәсьәлә дип танырга һәм тиешле даирәләрдән таләп итәргә;
  • бердәм татар-мөселман мәгълүмати кырын булдырырга. Абруйлы дин әһелләренә дөньяви массакүләм мәгълүмат чаралары эшендә, “түгәрәк өстәлләрдә”, фәнни-гамәли конференцияләрдә һәм башка төрле чараларда актив катнашырга;
  • “Болгар” (Татарстан Республикасы) тарихи-мәдәни тыюлыгын торгызуны дәвам итәргә; Искер (Төмән өлкәсе) һәм Үкәк (Саратов өлкәсе) шәһәрлекләрен тарихи-мәдәни мирас буларак үстерү мәсьәләсе өстендә эш алып барырга. Халкыбызның рухи бердәмлеге символы булган “Изге Болгар җыены”н оештыруда һәм үткәрүдә актив катнашырга;
  • татар хатын-кызларының яулык бәйләп йөрүен милли киемнең аерылгысыз бер атрибутикасы дип санарга, мәгърифәт даирәләре һәм башка оешмалар белән берлектә әлеге мәсьәләнең кануный чишелешен табарга;
  • соңгы елларда дини әдәбиятне тыю тенденциясе көчәя барган дәвердә, мөселман руханиләренә хакимият органнары белән берлектә бу мәсьәләне чишәргә вәкаләте булган махсус структура (экспертлар шурасы) булдырырга;
  • бердәм мөселман мәгърифәтен төзүдә ислам Советының төп рольне башкаруын истә тотып, әлеге эшне активлаштырырга, ислам мәгариф порталын ясауны якын арада гамәлгә куерга;
  • Казан, Мәскәү, Уфа Ислам югары уку йортларына Россия төбәкләрендәге татар яшьләрен җәлеп итү буенча максатчан эш алып барырга;
  • Россия мөселманнарының социаль доктринасын көндәлек эшчәнлектә исәпкә алырга.

Один комментарий

  1. Ильдар Мингазов

    Исэнмесез, Ассаламу Алейкум, кызганычка каршы видиоматериал бик аз сайтыгызда, мэселен Ботенроссия татар дин эhеллере форум турында бер тулы видиоязмасын карарга булса никадэр яхшы булыр идэ.
    Хормет итеп Мэскэуде яшэуче Ильдар Мингазов

Фикер калдырырга Ильдар Мингазов Отмена

Обязательные поля отмечены *

*