«Милли тормыш һәм дин»
XII Бөтенроссия дин әһелләре форумы
РЕЗОЛЮЦИЯСЕ
Казан шәһәре 20 май, 2022 ел
Без, Россия Федерациясенең 76 төбәгеннән килгән дин эшлеклеләре, «Милли тормыш һәм дин» исемле XII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында һәм Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен рәсми кабул итүнең 1100-еллыгына багышланган чараларда катнашыр өчен Казан шәһәренә җыелдык. Күп еллар дәвамында татар дин әһелләре форумнарын оештырганы өчен Татарстан Республикасы җитәкчелегенә һәм Бөтендөнья татар конгрессына ихлас рәхмәтләребезне җиткерәбез. Шушы вакыт эчендә форум безне берләштерде, бүген дә ул рухи аралашу, актуаль мәсьәләләр хакында фикер алышу мәйданы булып тора, Шулай ук «Изге Болгар җыены»нда катнашу мөмкинлеген бирә.
Форум делегатлары Ислам динен кабул итүнең 1100-еллыгын бәйрәм итүен татар халкының бүгенге тормышында мөһим вакыйга дип саный. Дин әһелләре җыены Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның юбилейны дәүләт дәрәҗәсендә бәйрәм итү турындагы карарын хуплый. Без Россия Хөкүмәтенә һәм Татарстан Республикасына юбилей чараларын оештырганы өчен рәхмәтебезне белдерәбез.
922 елда безнең ата-бабаларыбыз мөһим тарихи адым ясаган: гомумхалык җыелышында Җәгъфәр әл-Мөкътәдир хәлифә илчелеге алдында рәсми рәвештә Ислам динен кабул иткән. Шул вакыттан алып бүгенге көнгә кадәр Ислам дине татар халкы рухының һәм үзаңының аерылгысыз өлеше, татар мәдәниятенең үсеш нигезе булып тора.
Ислам рухи кыйммәтләребезне формалаштырды, милли әдәбиятта һәм дини мираста урын алды. Ислам дине ярдәмендә безнең җирлегебездә мәдрәсәләр барлыкка килде. Белемгә һәм гыйлемгә омтылыш мөһим социаль һәм менталь кыйммәтләргә әверелде, гарәп язуы нигезендә уникаль татар китапчылык өлкәсе барлыкка килде.
Татарлар Россиядә яшәүче мөселман халыклары арасында беренчеләрдән булып үзенең басмачылык тармагын булдырган. XIX йөз – XX гасыр башында татар типографияләрендә гарәп, фарсы һәм күп кенә төрки телләрдә китаплар чыга, шулай ук татар газеталары һәм журналлары басыла.
XVIII гасыр ахырында татар дин әһелләре Россиядә Коръән бастыру эшен булдыруга өлеш кертте. 1803 елда Казанда «әр-Рәсм әл-Госмани» кануни тексты нигезендә Коръән бастырылды. 100 елдан артык вакыт дәвамында, 1917 елга кадәр, Казан дөньяда Коръән бастыру буенча иң зур үзәк булып торды. Ә ул вакыттагы Коръәннең Казан басмалары бөтен дөнья мөселманнары арасында киң таралыш алды. Күп еллар дәвамында гаиләләрдә сакланган борынгы басмалар халкыбызның белемле булуына дәлил булып торган. Шулай ук форумда катнашучылар Татарстан Республикасы Президентының Казанны «мөселман дөньясында беренче басма Коръән шәһәре» дип игълан итү һәм 1803 елны мөселманнар тарафыннан әзерләнгән беренче Коръән басмасының истәлекле датасы итеп тану инициативасын хуплый.
Иң авыр чакларда ата-бабаларыбыз Исламга тугры булып калды, һәм әманәт буларак безгә Аллаһы Тәгаләгә ышануны тапшырганнар. Без, христиан һәм яһүдләрнең дини хисләрен хөрмәт итеп, Россия һәм дөнья халыклары милли мәдәниятенең әһәмиятен танып, милли мәдәниятебез нигезе буларак Ислам традицияләрен торгызуны кайгырту – ата-бабаларыбыз алдында бурыч дип саныйбыз. Татар халкының яшәеш нигезен дин, тел һәм Ватан тәшкил итә. Алар бер-берсеннән аерылгысыз. Хәзерге шартларда һәр татар кешесенең бурычлары:
а) рухи-әхлакый үсеш турында кайгырту;
б) аралашуда татар телен куллану, иҗтимагый һәм һөнәри өлкәләрдә аның куллану даирәсен киңәйтү турында кайгырту;
в) туган як белән элемтәне саклау һәм туганлык җепләрен ныгыту.
Татар дин әһелләре әлеге процесста иң актив булырга тиеш: авылларда һәм шәһәрләрдә, халкыбыз күпләп яши торган урыннарда һәм татар диаспораларында татарча аралашу, эшмәкәрлек һәм мәдәни проектларны тормышка ашыру өчен шартлар тудырылырга тиеш. Безнең алда тулы милли инфраструктура булдыру бурычы тора: аның эченә Ислам һәм татар теле нигезләре буенча курслар, хәләл ризык, мәхәлләләр һәм вакыф институтын үстерү, миләттәшләр арасында Исламның традицион принципларын пропагандалау керә.
Хәзерге вакытта Россия әхлакый, икътисади һәм хәрби характердагы җитди сынаулар аша уза. Без милләтнең эчке бердәмлеген саклап калу, ватандашларга һәм Ватанны саклаучыларга ярдәм итү, илдә тынычлык һәм иминлек тәэмин итү өчен бөтен көчебезне куячакбыз.
1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышы чорында нацизмны җиңүгә күпмилләтле Совет халкы тарафыннан керткән хәлиткеч өлешен яңадан карау омтылышларын без катгый рәвештә кире кагабыз. Шулай ук неонацистик оешмаларының эшчәнлегенә һәм нәфрәт идеологиясен пропагандалауга юл куярга ярамый, дип саныйбыз. Ислам дине безне башка халыкларга карата мәрхәмәтле һәм кешелекле булырга чакыра, динебез гражданлык принципларына һәм патриотизм идеяләренә каршы килми.
33 еллык рухи яңарыш чорында Татарстан Республикасында һәм милләттәшләр күпләп яши торган урыннарда мөселман инфраструктурасы булдырылды, дини уку йортлары һәм курслары эшләп килә. Киләчәктә безгә тагын да күбрәк эшләргә кирәк булыр. Алдыбызда торган мәсьәләләрдән түбәндәгеләрне билгеләп үтәргә кирәк:
1) Казанда Коръәннең беренче тиражын бастыруга 220 ел тулу уңаеннан, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның 2021 елның 24 ноябрендә Җиддә шәһәрендә (Согуд Гарәбстаны) бәян ителгән тәкъдимнәрен тормышка ашыруга юнәлдерелгән чаралар үткәрү: 2023 елны Коръәннең беренче Казан басмасы елы дип игълан итү, чит илләрдәге Ислам галимнәре катнашында Россиядә һәм мөселман дөньясы илләрендә Коръәнне бастыру тарихы буенча фәнни конференция үткәрү;
2) күренекле татар дин әһелләренең (Г.Курсави, Ш.Мәрҗани, Р.Фәхретдин, Г.Баруди һ. б.) һәм бүгенге көн дин эшлеклеләренең хезмәтләрен татар телендә бастыруны дәвам итү;
3) Россиянең барлык төбәкләрендә дә танылган дин эшлеклеләре турында музей экспонатлары, фотографияләр һәм тарихи документлар, Ислам тарихы буенча башка материаллар җыю эшен оештыру;
4) дин әһелләренә борынгы татар һәм традицион мөселман исемнәрен популярлаштыру эшен активлаштыру;
5) Татарстан массакүләм мәгълүмат чараларына һәм татар төбәк оешмаларына Ислам диненә һәм татар халкы тормышында аның роленә багышланган, татар телендә теле-радио тапшырулар һәм журналистик материаллар булдыруга күбрәк игътибар бирергә тәкъдим итү;
6) мәчетләр каршында төзелгән татар җәмгыятьләре оештырган чараларны (гаилә тантаналары, Коръән ашлары, татар телендә аралашу клублары, яшьләр өчен мәдәни чаралар, гаилә кору максаты белән оештырылган очрашу кичәләре) һәм иҗтимагый тормышны оештыру тәҗрибәсен хуплау һәм ел саен аларның иң яхшыларын билгеләп үтү, бүләкләү;
7) илнең төрле төбәкләрендәге мәчетләрдә туган тел, Ислам нигезләре, милли мәдәният һәм татар халкы тарихына багышланган курслар оештыру эшен киңәйтү;
8) халык гореф-гадәтләрен, туган телне, мәдәниятне һәм Ислам мәгарифен саклап калу буенча дини оешмаларның һәм җирле милли-мәдәни җәмгыятьләрнең уртак эшчәнлеген ныгыту һәм үстерү;
9) Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең җомга вәгазьләрен татар телендә уку тәҗрибәсен, китап басуда актив эшчәнлеген хуплау;
10) яшь буынны Ислам традицияләре һәм милли үзенчәлек рухында тәрбияләү эшен дәвам итү.