Ижау шәһәрендә безнең якташыбыз, Киров өлкәсе Көлмез районы Тәрхан төбәге тумышлы авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Илдус Шамил улы Фатыхов яши. Ул – кырыкка якын фәннәр кандидаты, 3 фәннәр докторы әзерләгән милли җанлы укытучы-галим.
Форумда очраштык
Илдус ага белән мин 25 сентябрьдә Ижау шәһәрендә узган Россия татар
журналистлары форумында очраштым. Җыен Удмуртия Республикасында яшәүче
татар һәм башкорт халкының атналык гаилә газетасының 30 еллыгы уңаеннан
оештырылды. Юбилей уңаеннан оештырылган тантана чараларында чыгыш
ясаучылар арасында чал чәчле, мәһабәт гәүдәле якташыбыз аерылып тора
иде. Аның татар теле дә, рус теле дә камил. Газетаны котлап рус
телендәге чыгышы исә бик тирән мәгънәле үзе язган шигъри юллар белән
башланды. Әлбәттә, Илдус ага шундук журналистлар игътибарын үзенә җәлеп
итте, миндә шундук аннан интервью алу теләге туды. Тик Казан
журналистлары өлгеррәк булып чыкты, әмма галим минем белән сөйләшергә дә
вакыт тапты.
Сүземне Тәрхан авылында булганым бар дип башладым. Егермеләп кенә
йорт-җирле бу авыл урманлы матур җирдә урнашкан. Халкы гаять тырыш һәм
ачык күңелле дип истә калган.
– Ә сез беләсезме, шул кечкенә генә авылдан өч фәннәр кандидаты һәм бер
фәннәр докторы чыккан! – диде ул туган ягы белән горурланып.
Урман сыендыра
Булачак профессор татар халкына хас булган аерым бер тәртип белән яшәүче
гаиләдә үсә.
– Әтием биш ир бала булып үсәләр. Берсе дә эчми, тәмәке тартмый. Хәдичә
әбиемнең балаларына беркайчан да тавыш күтәреп эндәшкәне булмаган. Без,
оныклар, артык шаярып китсәк, “Чү, чү!” дип әйтүе җитә иде. Тәрхан авылы, билгеле булганча, Совет хөкүмәтендә көчләп коллективлаштыру чорында барлыкка килә. Татарстанның Балтач районы Комзавод авылы урта кул кешеләре үзләрен иртәгә Себергә сөреләчәге турында хәбәр ишетә. Шул төнне берничә гаилә ат арбасына нәрсә сыя шуны салып, Удмуртия урманнарына таба юл ала. Шамил ага бабасы Фатих удмурт җирләреннән мал алып аны Чепья базарында сата торган була, шуңа бу
якларны яхшы белә. Килгән кешегә кем басу җире бирсен, качак-
лар урман эченә кереп урнаша. Йорт салу өчен исә, башта урман кисә, агач
төплиләр.
Шулай итеп Тәрхан авылы барлыкка килә. Хәлле кеше ул бит тырыш булу
өстенә алдынгы фикерле дә була. Авылда мәктәп юк дип тормыйлар, балалар
күрше удмуртларның Вавож районына укырга йөри.
Җир-сандык
Мәктәп тәмамлаганнан соң
армия хезмәте һәм Илдус Ижау авыл хуҗалыгы институтына укырга керә.
Институт укытучылары, басынкы табигатьле, тыйнак кына татар егетен
укырга алганда, аның шушы уку йорты данын еракларга ишетелерлек итеп
күтәрәсен уйламагандыр да.
Егет Ижаудан соң Пермьга барып аспирантурада укый, аннан кире кайтып, үсемлекләр кафедрасына эшкә урнаша. Соңыннан аны кафедра җитәкчесе итеп билгелиләр.
Галим Фатыхов гомерен бай булмаган туфраклы җирләрдә мул уңыш бирә
торган бөртеклеләрнең яңа сортларын чыгаруга багышлый. Шул ук вакытта ул
бар көчен яшь галимнәр тәрбияләүгә бирә.
– Җир бит ул акча белән тулы бер сандык, аның ачкычын таба белергә генә
кирәк, – диде ул әңгәмә башында ук, мине кызыксындырып. – 100 гектар
җирнең 100 тонна сөт һәм 100 тонна ит бирерлеге бар. Мин 1984 елдан
галим буларак хезмәттәшлек итә торган Мичурин исемендәге колхоз бу
күрсәткечләрне арттырып үти алды. Вавож районы җирләрендәге әлеге
колхозда уртача хезмәт хакы 47 мең сум. 70 елларда гектардан 2,5 центнер
уңыш алсалар, хәзер 40-50 центнер чыга.
Киләчәк фән кулында
Бу кадәр уңышны Илдус Фатыхов җитәкчелегендә эзләнү-тикшерү эшләре нәтиҗәсендә барлыкка килгән “Улов” яңа сортлы солы чәчкән басулар бирә.
– Бары тик күпләп ашлама кертеп кенә уңышны арттырып булмый, яңа төр
технологияләр кирәк, – диде профессор.
Авыл хуҗалыгымы, экономиканың башка тармагымы, фәнни-тикшерү эшләреме –
бүген бары тик яңа технологияләр кулланып кына алга китеп була.
– Советлар Союзы ни өчен таркалды? Ул вакытта галимнәрнең бар көче
оборона өлкәсенә юнәлдерелгән иде, ә илнең азык-төлек куркынычсызлыгы
турында уйламадылар. Ул корал шул зур дәүләтне таркатмый саклап кала
алдымы? Юк! Азык-төлек куркынычсызлыгы тотрыклылыгын булдыру өчен
галимнәр кирәк! Аларны әзерли башлау мәктәптән башлана. Укытучылар
балалар белән фәнни тикшерү эшләре башлап, укучыларны фәнни эшкә күпләп
тартырга кирәк. Бу илебезнең киләчәге өчен бик мөһим!
Илдус аганы милли җанлы дидем. Ул чын милли җанлы кеше, әмма бары тик
татар өчен генә түгел. Татар галиме русча яхшылап белмәгән татар гына
түгел, удмурт студентлары белән дә бик күп эшләп, Удмуртия
Республикасына үз милли галимнәрен әзерләгән.
Шәмсия Хәлимова.
Автор фотосы.
“Дуслык” газетасы