tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Китап нәшрияты Өлкәннәр көненә бүләк әзерләгән
Китап нәшрияты Өлкәннәр көненә бүләк әзерләгән

Китап нәшрияты Өлкәннәр көненә бүләк әзерләгән

Татарстан китап нәшриятыда күптән көтелгән календарь басылып чыкты. Кечкенә генә энциклопедиягә тиң әлеге уникаль басма, ни кызганыч, нәшриятта 2005 елдан чыгудан туктатылган иде. Быел исә Татарстан китап нәшрияты бу күркәм эшне, күпсанлы укучылары мөрәҗәгатен исәпкә алып, яңадан башлап җибәрде.

Әлеге уникаль басманы аерыуча олы буын кешеләре көтте. Шунлыктан, әлеге календарь Өлкәннәр көненә шәп бүләк була ала.

Календарьда милли горурлыгыбыз булган энҗе-җәүһәрләргә тиң мәкаль-әйтемнәр, язучыларыбызның афоризмнары һәм шигырьләре, мәзәкләре, күренекле шәхесләрнең гомер бәйрәмнәре, тарихи фактлар, шулай ук сәламәтлек һәм көнкүрештә куллану өчен белешмәләр, аш-су һәм бакчачы киңәшләре һ. б. туплап бирелгән.

matbugat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*