tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли шура рәисе В.Г. Шәйхразыевның Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан котлавы
Милли шура рәисе В.Г. Шәйхразыевның Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан котлавы

Милли шура рәисе В.Г. Шәйхразыевның Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан котлавы

Хөрмәтле өлкәннәребез, сугыш һәм хезмәт ветераннары!

Бүген бәйрәм.  Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы һәм шәхсән үз исемемнән Сезне Халыкара өлкәннәр көне белән котлыйм. Сез безнең өчен үрнәк буын, һәрберебез өчен зирәклек, белем, тормыш тәҗрибәсен, рухи кыйммәтләрне һәм милли гореф-гадәтләребезне  саклаучы булып торасыз. Хезмәтегез, башкарган эшләрегез өчен рәхмәт сезгә. Өлкән кешеләребезне хөрмәт итү – урта һәм яшь буынның төп  бурычы. “Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне”, – ди  халкыбыз.

Кадерле әби-бабаларыбыз, сугыш һәм тыл ветераннары, лаеклы ялда булган хезмәттәшләребез! Елларыбыз тыныч, илләребез имин булсын. Барыгызга  да исәнлек-саулык,ул-кызларыгызның, онык-оныкчыкларыгызның рәхәтен күреп һәм рәхмәтен тоеп, озак еллар  гомерләр кичерүегезне телим. Бәйрәм белән сезне!

Олуг ихтирам белән,

Татарстан Республикасы
Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессының
Милли шура рәисе     В.Г. Шәйхразыев   

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*