
Ул узган катлаулы тормыш юлы, ул кичергән бай, озын сәхнә гомере сокланып, кабат-кабат баш иярлек. Туксан дүртенче яшенә кадәр Вера ханым үз акылында, сәламәт булып, балалары кадер-хөрмәтендә яшәде. Һәрвакыт яшь күңелле артистка 85, 90 яшьлек юбилеенда да сәхнәдә «Гөргөри кияүләре» (Т. Миңнуллин) спектаклендәге Палый карчык ролендә җырлап-биеп уйнап, тамашачыларын шаккаттырган, тагын бер кат сөендергән иде. Бу, чынлап та, кызыгырлык, көнләшерлек, сокланырлык язмыш. «Тамашачы мәхәббәте миңа яшәү көче бирә», – диюе дә хакыйкатькә туры килә.
Күренекле артисткабызның туган җире – Татарстандагы Чистай районының Бахта авылы. 2018 елның 9 сентябрендә аның тууына 100 ел тула. Мәктәп елларыннан ук артист булырга хыяллана ул. Авылдашлары да аны «артист» дип йөриләр. Казанга килеп театр техникумына укырга керә һәм аны 1938 елда тәмамлый. Иҗат юлын республиканың Күчмә театрында башлый (хәзерге Тинчурин театры). 1952 елдан ул – Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры артисткасы.

Табигать тарафыннан, тумыштан мул итеп бирелгән якты таланты, киң сәхнә диапазоны, хатын-кыз табигатенең бөтен нечкәлеген сиземләп тасвирлавы һәм шулай ук үзенең шәхси сыйфатлары артисткага гаҗәеп тормышчан, халыкчан, ихлас образлар иҗат итәргә, дан казанырга мөмкинлек бирде. Аның барлык персонажлары – малайлардан алып төрле яшьтәге хатын-кызлары да – үсмер кызлар, яшь киленнәр, әниләр, дәү әниләр, карт әбиләр – барысы да тормышка гашыйк, зур ихтыяр көченә ия, кояшлы һәм бай эчке дөньялы иде. Тискәреләрен дә сөйкемле сөякле итә белә иде ул. Алар арасында Уңганбикә («Кыз урлау», М. Кәрим), Полина («Дошманнар», М. Горький), Малай («Зәңгәр шәл» К. Тинчурин), Кәләмзә («Зифа», Н. Исәнбәт), Гыйльмениса («Чаткылар», Т. Гыйззәт), Факиһә («Беренче театр», Г. Камал), Мелита («Кол», Г. Фигейредо), Мария Ильинична Ульянова («Баһадирлар», Н. Погодин), Хөлә («Әбиләргә ни җитми», Ф. Бүләков), Ана («Моңлы бер җыр», Т. Миңнуллин), Степанида («Җимерелгән бәхет», А. Островский), чуаш карчыгы Екатерина («Яшь йөрәкләр», Ф. Бурнаш), Хәмдебану («Әлдермештән Әлмәндәр», Т. Миңнуллин) һәм башка рольләре үз иҗат биографиясендә генә түгел, татар театр сәнгате тарихы битләрендә дә күренекле урын алган гүзәл, камил образлар.
Вера апаның иҗаты театр сәнгате белән генә чикләнмәде, ул радио, телевидение тапшыруларында да даими катнаша иде, «Зифа оныгы – Ришат», «Хәзинә» нәфис фильмнарында танылган рус киноактерлары белән бергә уйнап, ил күләмендә тамашачы мәхәббәтен казанды.
Менә аның кызыклы иҗат биографиясен шулай кыска гына да аңлатып була. Инде сөекле артисткабызның тормышындагы кайбер сәхифәләрне Вера апаның үз истәлекләреннән бәян итик.

Театр архивында бик күп күренекле шәхесләрнең һәм театр белгечләренең Вера апа турында язган мәкаләләре саклана. Шагыйрь Илдар Юзеев «…көн дә барыр идем мин кинога, роль бирсәләр Вера Минкинага», дип шигырь дә багышлаган, драматурглар Риза Ишморат, Туфан Миңнуллин, радиодагы режиссер Госман Әхмәтҗанов һәм башкалар да аның иҗатына баш иючеләрдән. Барысы да аның зур таланты, матур кешелек сыйфатлары һәм яхшы Әни булуы турында сокланып яза. 20 яшьтә, театрга килеп эшли башлауга чәчәк кебек яшь артисткага күренекле режиссер, артист, театрның директоры Әсгать Мәҗитов гашыйк була, тәкъдим ясый. Ни аяныч, матур гаилә булып алар 8 ел гына яшәп калалар. Талантлы сәнгаткәрьнең кинәт йөрәге тибүдән туктый. Уллары Марсельгә – 6, Диләрә кызларына 3 яшь була. Әнә шулай ике баласын, олы яшьтәге авыру әнисен, ике сеңлесен бер ялгызы карап, тәрбия кыла 28 яшьлек тол хатын Вера апа.

Луара Шакирҗанова,
“ХАЛКЫМ МИНЕМ” газетасы,
август, 2018


