tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов: Җаек – Тукайның рухи ватаны
Рөстәм Миңнеханов: Җаек – Тукайның рухи ватаны

Рөстәм Миңнеханов: Җаек – Тукайның рухи ватаны

Көнбатыш-Казахстан өлкәсе җитәкчелеге белән очрашуның рәсми өлешеннән соң, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Көнбатыш-Казахстан Хакиме Алтай Көлгинов белән бергә Казахстан Республикасында  татар этномәдәни берлекләре делегациясе белән очрашты, Кызыл Мәчеткә һәм Г.Тукай музеенда булды, Тукай һәм казах халык шагыйре Абай һәйкәлләренә чәчәк салды,  “Сабантуй” татар халык бәйрәмендә катнашты.

Казахстан татарлар Казан, Уфа, Сембер, Касыйм татарлары, Түбән Новгород һәм Саратов ягыннан мишәрләре токымыннан. Хәзерге вакытта Казахстанда 200 меңнән артык татар яши, шуларның 8,5 меңе Көнбатыш-Казахстан өлкәсендә торалар.

Җаекта мәдәни мирасны саклау максатыннан соңгы 15 елда биредә Габдулла Тукай бюсты куелды, шагыйрь йорт-музее оештырылды. 2006 елда тарихи Кызыл мәчет тергезелде, биредә “Мотыгыя” мәдрәсәсендә Тукайның берече укытучысы Мотыйгулла Төхвәтуллин имам булган.

2016 елдан бирле Җаек татар мәдәни үзәге җитәкчесе – Казахстан халыклары ассамблеясе әгъзасы Флера Миликеева. Татар мәдәни үзәге татар халкы гореф-гадәтләрен, традицияәрен саклау өлкәсендә күп эш башкара. Үзәктә ял көннәрендә мәктәп эшли, аксакаллар шурасы һәм “Ялкын” фольклор төркеме, “Күбәләкләр” вокаль төркеме, “Ләйсән” бию коллективы, “Яшьлек” бию төркеме һәм башкалар эшләп килә. Җаекта шулай ук Евразия Габдулла Тукай үзәге бар.

Ел саен Җаекта зурлап Сабантуй бәйрәме үткәрелә. Татарстан Президенты елда әлеге бәйрәмдә катнашканы бар.

Быел Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Көнбатыш-Казахстан Хакиме Алтай Көлгинов бәйрәмдә катнашучыларны котладылар, дәүләт бүләкләрен тапшырдылар.

Сабантуй мәйданчыкларын карадылар, көрәш батырларына бүләкләр тапшырдылар.

Алтай Көлгинов Татарстан Президентына “Дәстур” казах халык бәйрәмен күрсәтте, Көнбатыш-Казахстан өлкәсе коллективлары иҗаты белән таныштырды.  Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, казах һәм татар гореф-гадәтләре бик охшаш, безнең бит бабаларыбыз бер.

Шулай ук Татарстан Актаныш районы оештырган татар мәйданчыгын да карадылар. Монда районның иҗади коллективлары концерт программасы күрсәттеләр һәм татар халык ашлары белән сыйладылар.

 

ТР Президенты Матбугат хезмәте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*