tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Минтимер Шәймиев: “Тукай һәрчак янәшәдә”
Минтимер Шәймиев: “Тукай һәрчак янәшәдә”

Минтимер Шәймиев: “Тукай һәрчак янәшәдә”

23нче апрель көнне ТР Фәннәр академиясендә “Габдулла Тукай XX–XXI гасырлар мәдәни киңлегендә” дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференция узды. Ул шагыйрь, татар әдәбияты классигы Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланды.

Конференциядә видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев чыгыш ясады.

– Бөек Тукаебызның тууына 135 ел тулуга багышлап, төрки кардәшләребез, илебез төбәкләре галимнәре катнашында, зурлап үткәрелүче фәнни җыен – гаять күркәм күренеш. Моның өчен барыгызга да зур рәхмәт! Бу җыен Габдулла Тукай иҗатының үзе яшәгән гасыр кысаларыннан чыгып, һәрдаим киләчәккә үрләп баруын дәлилләп тора. Димәк, Тукай һәрвакыт янәшәбездә! – диде Татарстанның беренче Президенты.

– Тукай иҗаты – милләтебезне саклау һәм киләчәккә җиткерү юлында, мәдәният, сәнгать, әдәбият әһелләренә генә түгел, һәркайсыбызга бетмәс-төкәнмәс илһам чишмәсе булып тора. Һәм, иманым камил, ул киләчәк гасырларга да ирешәчәк. 

Бу мәртәбәле фәнни мәҗлескә Әзәрбайҗан, Казахстан, Төркия, Үзбәкстан илләреннән һәм Россиянең Махачкала, Симферополь, Мәскәү, Казан, Уфа, Саранск, Чаллы, Алабуга шәһәрләреннән күренекле белгечләр катнашуы шагыйрь иҗаты белән кызыксынуның көчәя баруын, кардәш халыкларның аны күпьяк­лап өйрәнүен күрсәтә, – дип өстәде Минтимер Шәймиев.

shaimiev.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*