tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төркиядәге милләттәшебез, галим Надир Дәүләт вафат
Төркиядәге милләттәшебез, галим Надир Дәүләт вафат

Төркиядәге милләттәшебез, галим Надир Дәүләт вафат

Бүген Төркиянең Истанбул шәһәрендә 76 яшендә күренекле галим, тарихчы, Татарстан Фәннәр академиясенең чит ил әгъзасы Надир Дәүләт вафат.

Бөтендөнья татар конгрессы Надир Ибраһим улы Дәүләт вафат булу сәбәпле, мәрхүмнең тормыш иптәше, туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша һәм сабырлык тели. Бу милләтебез өчен зур югалту. Урыны җәннәттә, авыр туфрагы җиңел булсын. Иннәлилләһи вә иннә иләйһи раҗигун!

Белешмә өчен:

Надир Дәүләт 1944 елның 15нче июлендә Кытай Халык республикасы Мукден (хәзерге Шэньян шәһәре) шәһәрендә дөньяга килә. 1949 елдан бирле Төркиядә яши. 1971 елда Истанбул университетын тәмамлый. 1970-80 елларда Истанбулда «Казан» журналы мөхәррире була. 1974 елда Алманиядә Мюнхен университетын тәмамлый. 1972-84 елларда «Азатлык» радиосының татар-башкорт редакциясендә тапшырулар алып бара. 1982 елда Алманиядә тарих фәненнән докторлык диссертациясен яклаганнан соң, дөньяның абруйлы югары уку йортларында (Истанбулда Мәрмәрә университеты, АКШта Колумбия һәм Висконсин университетлары) төрки халыклар тарихы һәм мәдәниятенә багышланган фәннәрне укыта. 1997-2001 Төрки тикшеренүләр институты директоры була. Соңрак Истанбулның Едителе университетында, Истанбул Сәүдә институтында хезмәт куя. Надир Дәүләт – татар, инглиз, азарбәйҗан, төрек телләрендә басылган 30га якын китап авторы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*