“Әйдә, халыкка хезмәткә, хезмәт эчендә йөзмәккә!” – ди Минзәлә районы “Ак калфак” берләшмәсенә йөрүче хатын-кызлар. Татар Мөшегесе авылында иҗат итүче “Мөшеге чишмәләре” халык фольклор ансамбле һәм аның җитәкчесе Әлфия Әхмәтова гореф-гадәтләребезне саклап, яшь буынны тәрбияләп, үзләренең эшләрен республика күләмендә танытты. Мәдәният министрлыгы тарафыннан үткәрелгән “Иң яхшы авыл мәдәният йорты” номинациясендә 3 урынны алып 200 000 сертификат белән буләкләнделәр.
Гөлчәчәк Габдрахманова