tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Белем җәүһәрләре”ндә татарча Википедияне үстерүдә өлеш кертүчеләр бүләкләнәчәк
“Белем җәүһәрләре”ндә татарча Википедияне үстерүдә өлеш кертүчеләр бүләкләнәчәк

“Белем җәүһәрләре”ндә татарча Википедияне үстерүдә өлеш кертүчеләр бүләкләнәчәк

Быел X дөньякүләм “Белем җәүһәрләре” файдалы татар интернет-проектлары бәйгесендә “Татарча Википедияне үстерүдә иң зур өлеш керткән википедияче” номинациясендә ун кеше финалга узган.

“Википедиянең татар телендә үсешен тәэмин иткән, сыйфатлы мәкаләләр әзерләгән википедиячеләрне мотивацияләргә булдык. Мәктәпләр, укытучылар катнашты”, – диде Татнетны үстерү фондының башкарма директоры, “Белем җәүһәрләре” бәйгесенең оештыру комитеты рәисе Раил Гатауллин.

Татарча википедия волонтеры, тәрҗемәче, Россия Викимедиа волонтерлар чаптеры һәм халыкара татар телле викимедиячеләр төркеме әгъзасы Фәрһад Фәтхуллин номинациядә катнашучыларның ике төркемгә бүленгәнен – тәҗрибәле катнашучылар һәм яңа теркәлгәннәр булуын әйтте. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасына Санкт-Петербург, Мәскәүдән Викимедиа.ру оешмасы җитәкчелеге дә чакырылган.

“Татарча википедия – татар телле интернетта 4-5 урында. Татар телле википедиягә кереп, Польшада үз туган шәһәре, трамвай линияләре турында татар телендә язучылар бар”, – диде Фәрһад Фәтхуллин.

Википедиядә татарча мәгълүматта хаталар да очрый. Бу очракта, Фәрһад Фәтхуллин әйтүенчә, фактик хатаны үзгәртү өчен, башка абруйлы чыганакка сылтама урнаштыру кирәк.

Гөлнар Гарифуллина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*