tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Минзәлә театры беренче татар детективын сәхнәләштерде
Минзәлә театры беренче татар детективын сәхнәләштерде

Минзәлә театры беренче татар детективын сәхнәләштерде

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры 87нче театр сезонын Заһир Бигиевның «Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә» әсәре нигезендә куелган спектакль белән ачты. Режиссер Ренат Әюпов язучы Заһир Бигиевның 1887 елда язган «Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә» әсәрен сәхнәләштерде.

«Өлүф (Меңнәр), яки гүзәл кыз Хәдичә» – татар әдәбиятындагы беренче детектив әсәр. Аның авторы – тумышы белән Ростовтан, чыгыш белән Пенза губернасы Кикин авылыннан булган Мөхәммәдзаһир Бигиев. Язучы бу әсәрне үзенә 17 яшь булганда – 1887 елда яза.

Әсәр мәктәп дәреслекләренә кертелгән. Төп герой – мәшһүр Казан бае Муса Зөләйха исемле Кырым кызын үтерүдә гаепләнә. Бу кызның үлемендә Мусаның, турыдан-туры булмаса да, гаебе бар. Алар Зөләйха белән таныш була, әмма геройларның тормыш тәҗрибәсе түбән булу һәм очраклылык сәбәпле, бер-берсен аңлап бетермиләр. Зөләйха, әнисен ташлап, Муса янына килә һәм, кырыс чынбарлыкка дучар булып, үзен үзе үтерә. Ә дәлилләр Мусаны гаепле итеп күрсәтә, җәмгыятьтәге тәнкыйтькә дучар булмас өчен, егет тә дөреслекне яшерергә мәҗбүр… Тагын бер персонажның кулы уйный башлый. Муса үзенең дусты дип санаган Габденнасыйр – тискәре персонаж. Алар икесе дә Хәдичә исемле кызны зур бирнәсе белән хатынлыкка алырга тели, шушы кызның акчалары өчен көрәш бара. Габденнасыйр ялган юл белән Мусаны төрмәгә утыртуга ирешсә дә, азактан дөреслек тантана итә. Шул сәбәпле, автор әсәрне «Меңнәр…» дип атаган.

Режиссер – Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россиянең атказанган артисты, Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры баш режиссеры Ренат Әюпов. Бу – аның Минзәлә театрында сәхнәләштергән 8нче әсәре инде.

Бу әсәр татар сәхнәсендә әле беренче тапкыр куела. Премьерада зал шыгрым тулы иде. Детектив булса да, бу әсәр тамашачы өчен бик авыр булмады, күңелдә тискәре хисләр калдырмады. Режиссер тамашачыны «кызганган»: әсәр шомлы детектив түгел, урыны-урыны белән ул хәтта комедия булып та тоела, мондагы төп юнәлеш – җинаятьчене эзләү икәне дә онытылып китә, тамашачылар рәхәтләнеп көлеп карады. Заһир Бигиевның бу әсәрендә диалоглар көлдергеч түгел, шуңа да монысы – режиссерның казанышы. Ул аны актерларның уены, символик элементлар, киемнәр – гомумән, режиссура аша биргән.

«Безнең максатыбыз – шушы авыр заманда кеше, ике сәгатькә генә булса да, спектакль караганда гына булса да, онытылып торсын», – диде театрның директоры Илнур Гайниев.

Режиссер Ренат Әюпов бу әсәргә алынуының сәбәбен театрның классик әсәр соравы белән аңлатты. «Классик әсәр кирәк, дип әйткәннәр иде. Мин гадәти булмаган әсәр, аның да әле яшь кеше язганын эзли башладым. Һәм мәктәп программасындагы шушы әсәр искә төште. Ул – кеше үлеме белән башланып китә. Гадәти булмаган әсәр. Яшь кешенең – 17 яшьтә язган бит! – дөньяның аңлавын күрергә тырыштым. Ике кыз арасында буталган егет тарихыннан чыгып, ул дөньяны ничек ача? Ул шушы каршылыкларны күрсәтә. Тормышында шушындый каршылыклар булмаса, Муса ул Муса була алмас иде. Кеше абынганнан соң нәтиҗә ясый. Заһир Бигиев әсәрендә шушы әйбер бар».

Театрның баш режиссеры Булат Бәдриев: «Безнең артистларыбызны Ренат Әюпов гел икенче яктан ачты. Һәрберсенең үз образы ачылды. Премьераны карарга килгән артистларның укытучылары үз укучыларын «танымадылар». Алар бөтенләй башка төрле итеп ачылды».

Театрның директоры Илнур Гайниев ни сәбәпле бу әсәргә алыну турында: «Минем эшли башлаганга 2 ел. Бер ел элек, коллектив белән җыелышып, нинди әсәрне куярга, дип сөйләштек. Артистлар: «Милли рухны аңлый торган режиссер белән эшлисе килә, Ренат Хәсәнович белән моңа кадәр дә «Сөннәтче бабай» кебек матур спектакльләр чыгардык, аның белән эшлик», – диделәр. Мин, «Бердәм Россия» партиясе кысаларында спектакль чыгару мөмкинлеге булгач, Ренат Хәсәновичка тәкъдим иттем. Без, шул әсәрне куегыз, дип шарт куймадык, бер генә әйбер бар иде – «татар классикасы булсын». Ул үзе теләгән әсәрне тәкъдим итте. Күптән кызыгып йөри идем шушы «Өлүф…»не куярга, диде. Баш режиссер белән киңәшләшеп, кабул иттек.

Бу – беренче татар әсәре, «тапталмаган» – бер дә куелмаган. Аннары – роман, аны эшләү җиңел түгел, «театр өчен эксперимент» дип тә кабул иттек.

Реакциясе ничек булыр, дип борчылган идем. Фикерләр әйбәт. Бер тында карадык, тагын бер карыйсы килә, диләр.

Режиссерның постановка төркеме бик уңышлы эшләде. Пластика буенча режиссер Марат Казыйханов бик уңышлы биюләрне куйды, төрле күренешләр шул рәвешчә бәйләп җибәрелде, бар да шома гына кереп китте. Композитор Фәрит Бикчәнтәев улы Йосыфның музыка буенча чишелеше әйбәт. Утны үзебезнең егет Денис Иванов куйды. Музыка, пластика бизәлеш белән бик әйбәт үреп бирелгән. Монысы инде – рәссам Булат Гыйльванов тырышлыгы».

Минзәлә театрының үз традицияләре бар. Сезон ачылганда, алар узган сезондагы иң яхшы актерларга диплом-бүләкләр тапшыра. Шулай ук театрга яңа эшкә алынган хезмәткәрләргә иң өлкән актерлар символик бүләк – грим тапшырды. Матур традицияләрнең сакланып калуы – зур казаныш.

mincult.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*