Бүген Минзәләнең 1нче санлы мәктәбендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы башланып китте. Ачылу чарасында “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, район мәдәният йорты директоры Г. Габдрахманова чыгыш ясады. Мәктәптә татар, рус, мари, инглиз телләрендә шигырьләр һәм татар халык көйләре яңгырады.