tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкарма комитет җитәкчесе Данис Шакиров эшлекле сәфәр белән Самара шәһәренә китте
Башкарма комитет җитәкчесе Данис Шакиров эшлекле сәфәр белән Самара шәһәренә китте

Башкарма комитет җитәкчесе Данис Шакиров эшлекле сәфәр белән Самара шәһәренә китте

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров бүген эшлекле сәфәр белән Самара шәһәренә китте. Иртәгә ул биредәге “Яктылык” татар мәктәбендә укытучылар һәм ата-аналар белән очрашачак.

Әлеге чара “Татарлар: гамәл Стратегиясе”н тормышка ашыру максатында оештырыла. Очрашуда татар телен саклап калу, үстерү, белем бирү мәсьәләләре күтәреләчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*