28 апрельдә Самара шәһәрендә, «Заря» мәдәният йорты бинасында, өлкә балалары һәм яшүсмерләре арасында ХХII “Мирас” татар мәдәнияте фестиваль-конкурсы узды. Аның максаты — югалып баручы гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны, телебезне, милләтебезнең милли бизәкләрен, ядкарь-истәлекләрен барлап, кадерләп саклап, яңа буыннарга тапшыру.

Билгеле булганча, бу бәйге өлкәбездә яшәүче сәләтле балаларны һәм яшүсмерләрне эзләп табу һәм аларда иҗат чаткысы кабызып, талантларын халыкка күрсәтү белән шөгыльләнә. Сәләтле яшьләрне ачыклау, аларга иҗади яктан ачылу өчен шартлар тудыру максатыннан оештырылган бу күркәм иҗат бәйгесе быел рекордлы санда катнашучылар җыйды. 448 конкурсант — мәктәп укучылары һәм студентлар биш яшь төркеменә бүленеп, «Вокал», «Музыка коралы», «Бию», «Нәфис укылыш», «Декоратив-гамәли иҗат» номинацияләре буенча бәяләнделәр.
Самара шәһәре бу көнне мәртәбәле кунакларны — Казаннан Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Халык артисты, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты профессоры, опера һәм эстрада җырчысы, Тукай бүләге иясе Венера Әхәт кызы Ганиеваны, «Салават» җыр театры баянчысы Ильфат Васыйх улы Шәеховны, Уфадан вокал буенча югары категорияле педагог, җырчы, музыкант, композитор Лилия Мирсат кызы Вахитованы каршы алды.

Жюрига — Казаннан, Уфадан килгән мәртәбәле кунаклар һәм Самараның мәдәни уку йортлары мөгалимнәре Афанасьев Евгений Алексеевич, Селезнев Валентин Иванович, Гыйззатуллин Рәшит Әнвәр улы, Емельянов Олег Николаевич, Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нурзидә Әхмәтзыя кызы Фәйзуллина, татар һәм рус телле “Самар татарлары” дип аталган мәгълүмат медиа-порталының редакторы Римма Равил кызы Нуретдинова, Самар өлкәсенең халык кәсепләре һәм кул эшләре буенча декоратив-кулланма сәнгать остасы, “Алтын инә” тегү остаханәсе хуҗабикәсе Гөлнара Мидхәт кызы Насыйрова да кертелгән иде.
Беренче бүлек тәмамлангач, жюри әгъзалары нәтиҗә ясаган арада, фойеда конкурсантлар, кунаклар һәм тамашычылар тәмле пылау ашап, чәй эчеп, тамак ялгап алдылар һәм кабат залга кереп утырдылар. Сайлап алу туры узганнан соң тамашачыларны иң шәп номерлардан торган гала-концерт көтте.
Фестивальне алып баручы Алия Галиуллина тамашачыларны сәламләгәч, сүзне мөфтиебез Талиб хәзрәт Яруллинга, Самар өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Әнвәр Имран улы Горлановка һәм Самар өлкәсе “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Гомәр улы Шәкүровка бирде. Мөхтәрәм кунаклар — Самар өлкә хөкүмәте һәм шәһәр администрациясе вәкилләре Бушина Ольга Николаевна, Дмитрий Александрович Долганов та күркәм чыгышлар ясадылар, әлеге чараны оештыручыларга, иганәчеләргә рәхмәтләрен әйтеп, ошбу яшь талантларга мәйдан бирүче фестивалне алга таба да дәвам итүләрен теләп калдылар. Шулай ук «Заря» мәдәният йорты мөдире Галия Миннәхмәт кызы Соболева шәһәр администрациясенең Мактау грамотасына лаек булды.

Ниһаять, лаеклы урыннарны яулаганнарның исемнәре яңгырады. Һәр төркемдә җиңүчеләр “Мирас” бәйгесе лауреаты исеменә лаек булдылар, бүләкләр һәм дипломнар алдылар.
Фестиваленең вокал юнәлеше буенча Гран-прие Саитова Альмирага бирелде. Беренче дәрәҗәдәге лауреатлар исеменә Нәҗметдинова Айгөл, Хәйдәршина Алсу, Мәхмүтова Фәрзәнә, Сәнҗапов Ришат лаек булдылар. Икенче дәрәҗәдәге лауреатлар арасында — Салимов Айрат, Кашапова Эмилия, Галиев Алмаз, өченче дәрәҗәдәге лауреатлар арасында — Ибраһимова Агиля, «Чәчәк» дуэты (Шарифуллина Ләйсән, Мостафина Самира), Кәримова Алсу, «Элегия дуэты, Гыйльметдинова Ләйсән.

Бию юнәлеше буенча Гран-при «Яктылык» татар мәктәбенең «Йолдыз» ансамбленә бирелде, ә беренче дәрәҗәдәге лауреат исеменә Иске Ярмәк авылының «Ак каен» балалар ансамбле лаек булды.

Гатауллина Самирә һәм Алия, Абдрахимова Алсу, Еналиева Ләйлә, Мирзаева Мәдина, Гыйматдинова Регина, Шахмурадова Адилә «Декоратив-гамәли иҗат» номинациясенең призерлары булдылар.
Финалистларга бик күп иганәчеләрдән бүләкләр тапшырылды. Башкаручылар арасындагы лауреатларга жюри әгъзалары тарафыннан Казанда үтәчәк “Сандугач” Халыкара яшь башкаручылар бәйгесендә, Уфада үтәчәк «Тургай» милли вокал бәйгесендә һәм «Сәләт» телевизион фестивалендә катнашу өчен, профессиональ студияләрдә җырлар яздыру өчен күптөрле сертификатлар да бирелде. Бу исә иң зур бүләкләр булгандыр, минемчә.

Киләчәктә дә “Мирас” фестивале яңадан-яңа сәләтләрне ачу эшенә үз өлешен кертер, дип ышанабыз. Татар балалары арасында яшеренеп ятучы талант ияләре байтак бит әле.
Римма НУРЕТДИНОВА фотосурәтләре