tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тинчурин театрында ветераннарга хәйрия спектакле күрсәтелә
Тинчурин театрында ветераннарга хәйрия спектакле күрсәтелә

Тинчурин театрында ветераннарга хәйрия спектакле күрсәтелә

7 майда 12.00дә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары өчен хәйрия спектакле күрсәтелә. Спектакльгә Казан шәһәреннән, шулай ук Татарстанның Арча, Питрәч, Балтач, Саба, Әтнә, Апас, Чүпрәле, Югары Ослан, Биектау, Яшел Үзән, Лаеш һәм башка районнарыннан 300ләп кеше чакырулы. Бу юлы тинчуринлылар ветераннар игътибарына күренекле татар драматургы Аяз Гыйләҗев әсәре буенча куелган “Ефәк баулы былбыл кош” мелодрамасын тәкъдим итәчәк.

Спектакль турында. “Ефәк баулы былбыл кош” – тамашачы тарафыннан аеруча яратып кабул ителгән спектакльләрнең берсе. Аяз Гыйләҗевнең тууына 90 ел тулуга багышланган мелодраманың премьерасы 2016 елның ноябрендә булды. Режиссеры – Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшид Заһидуллин.

Спектакльдә вакыйгалар табигатьнең гүзәл почмагында, ямьле күл буенда бара. Биредә ветераннар өчен картлар интернат-йорты урнашкан. Язмыш аларны монда төрле юллар белән китергән, әмма өлкәннәрнең барысын да ялгызлык берләштерә. Әлбәттә, дәүләт үзләрен ташламый – картлык көннәрендә сыеныр урын һәм ашау-эчү белән тәэмин итә. Ләкин адәм баласына яшәр өчен ипи генә җитми, аңа якыннарының күңел җылысы, гаилә кирәк. Хөкүмәт йортында тәрбияләнүчеләргә әнә шулар җитми. Кемдер гаиләсен сугыш елларында югалткан, икенче берәүләр балалары исән булып та ятим калган. Район картлар йортында тәрбияләнүчеләр язмышын сурәтләгән әлеге спектакльдә мәхәббәт, изгелек һәм мәрхәмәтлелек кебек мәңгелек кыйммәтләр темасы күтәрелә.

К.Тинчурин исемендәге

Татар дәүләт драма һәм комедия

театры матбугат хезмәте

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*