19 октябрьдә «Sport city» футбол манежында Татарстан Республикасы һәм Мисыр арасында халыкара хезмәттәшлек кысаларында, Мисыр җыелма командасы һәм татар яшьләре арасында иптәшләрчә футбол уены узды.
Чараны Бөтендөнья татар конгрессы оештырды. Очрашу 7:7 исәбе белән тәмамланды. Киеренке уеннан соң, Татар һәм Мисыр яшьләре арасында киләчәктә дә хезмәттәшлек һәм алга таба уртак проектларны гамәлгә ашыру турында сөйләшелде.