tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Марий Эл Республикасында “Республика татар мәдәнияте үзәге”нең 25 еллыгын билгеләп үттеләр
Марий Эл Республикасында “Республика татар мәдәнияте үзәге”нең 25 еллыгын билгеләп үттеләр

Марий Эл Республикасында “Республика татар мәдәнияте үзәге”нең 25 еллыгын билгеләп үттеләр

Бүген Марий Эл Республикасының «Республика татар мәдәният үзәге» 25 еллык юбилеен билгеләп үтте. Әлеге чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров катнашты.

Данис Шакиров Республика татар мәдәният үзәген юбилей белән котлап,Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән котлау сүзләрен җиткерде.

Республика татар мәдәнияте үзәгенә 25 ел тулу уңаеннан ул оешмага ноутбук һәм купфункцияле техник җиһаз алу өчен сертификат бүләк итте. Шулай ук телебезне,мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне үстерүгә үзләреннән зур өлеш керткән милләттәшләребезне Данис Шакиров Бөтендөнья татар конгрессының “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен” медале белән бүләкләде,аларга рәхмәт хатлары тапшырды.

Тантаналы чарада Марий Эл Республикасы Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Михаил Васютин, РФ Дәүләт Думасы депутаты, ФТМММ Советы рәисе Ильдар Гыйльметдинов,  Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Марс Тукаев, Марий Эл Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Мөфти Фәнүз хәзрәт Сәлимгәрәев, Ульяновск, Түбән Новгород өлкәләрендә һәм Чувашиядә эшләп килүче татар милли – мәдәни оешмаларның, татар үзәкләренең җитәкчеләре, вәкилләре һ.б. катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*