tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөфти Сабада “Сәламәт милләт” конференциясендә чыгыш ясады
Мөфти Сабада “Сәламәт милләт” конференциясендә чыгыш ясады

Мөфти Сабада “Сәламәт милләт” конференциясендә чыгыш ясады

Саба районының Байлар Сабасы бистәсендә замана медицинасында профилактика һәм терапия роленә багышланган «Сәламәт милләт» халыкара фәнни-гамәли конференциясе узды. Әлеге чарада катнашучылар һәм кунаклар “Гаилә паркы”нда булды, Саба районы Җәмигъ мәчетендә җомга намазын укыды. Аннары Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, конгрессның Татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев, Республика сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге баш табибы Илнур Шәрәфетдинов катнашында конференциянең пленар утырышы ачылды.

Мөфти утырышны Коръән аятьләре укып ачып җибәрде. Чыгышын ул Кол Шəриф хəзрəтлəренең атасы Мансур Сəйеднең сүзлəрен китереп башлады: “Өч бөек нигъмəт бар. Беренчесе – үзенең тəгълимəте белəн һəртөрле гамəлне яхшылыкка юнəлткəн ислам нигъмəте. Икенчесе: тормышыбызны ямьле һəм лəззəтле иткəн саулык- сəламəтлек нигъмəте. Өченчесе: үз көчең белəн ирешелгəн байлыкның нигъмəте”. Шушы гыйбарәне Камил хәзрәт сəламəт миллəтнең формуласы дип атарга тәкъдим итте һәм татар миллəтенең исəнлеге һəм имин килəчəге дə шушы 3 нигъмəткə – иманга, физик сəламəтлеккə һəм байлыкка корылганлыгын әйтте.

–             Ислам һəм сəламəтлек – тамырдаш сүзлəр, – дип дәвам итте Камил хәзрәт. – Алар гарəплəрнең “сəлам” сүзеннəн килə. Нəрсə ул сəлам? иминлек, тынычлык, куркынычсызлык. Ягъни сəламəтлекнең төбендə иман, рухи тазалык, күңел тынычлыгы, көчле рух ята. Иман булса, рухи көч була; рухи көч булса, тəн сихəтлеге була; тəн сихəтлеге булса, бар да була. Шуңа күрə болар, дөрестəн дə, Аллаһ Раббыбыздан бирелгəн иң зур нигъмəтлəр.

Камил хәзрәт шулай ук Яралтучыбыз биргән нигъмәтләрнең әманәт икәнен һәм аларны саклап, Раббыбызга кире кайтарырга тиешлеген ассызыклаңы.

–             Ничек итеп? Гыйбадәт аша, – диде хәзрәт. – Гыйбадәт 3 төрле була: 1) тән белән кылынган гыйбадәт, болар – физик сәламәтлек таләп иткән намаз уку һәм ураза тоту гыйбадәте; 2) мал-мөлкәткә бәйле гыйбадәт. Моңа зәкят түләү һәм корбан чалу керә; 3) тәнгә дә, малга да бәйле гыйбадәт. Бу – хаҗ сәфәре. Шул рәвешле, әгәр дә милләтебез иманлы булса (ә иманлы ул гыйлемле дигән сүз дә әле), әгәр шушы 4 гыйбадәтне кылырлык хәлдә булса, димәк, аны рухи һәм физик яктан сәламәт дип санарга була, – диде мөфти.

Бүгенге чарада белгечләр үсеп килүче буынның сәламәтлеген саклау, акустик күренешләрнең кеше сәламәтлегенә йогынтысы, кеше тормышындагы суның әһәмияте, кеше организмын антиоксидантлардан арындыру һәм психологик тотрыклылыкны торгызу механизмнары, шифаханәләрнең кешеләрнең сәламәтлеген профилактикалауда һәм торгызуда роле турында чыгышлар ясый.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*