tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөфти Түбән Кама районы башлыгы белән очрашты
Мөфти Түбән Кама районы башлыгы белән очрашты

Мөфти Түбән Кама районы башлыгы белән очрашты

Бүген, җөмәдәл-ахыр аеның 15-нче көнендә (28-нче гыйнварда), нәзарәткә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин белән күрешергә Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин килде. Мөхтәрәм җитәкче белән мөфти хәзрәт күптән таныш булуга да карамастан, Айдар Рәис улы белән әлеге очрашу нәзарәттә беренче тапкыр узды. Рәсми очрашуда шулай ук Мөфтинең халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе, Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов катнашты.

Камил хәзрәт Түбән Кама җитәкчесен нәзарәт урнашкан тарихи бина һәм күпкырлы эшчәнлек юнәлешләре белән таныштырды. Әңгәмә барышында сүз мөхтәсибәт һәм җирле хакимият арасында хезмәттәшлек алып бару, мәхәлләләр торышы, эшчәнлеге һәм башкалар хакында барды.

Мөфти хәзрәт сүзне Түбән Камада төзелүче “Ак каен” исемле яңа мәчеткә күрсәтелгән һәртөрле ярдәм күрсәткәне өчен Айдар Рәис улына рәхмәт җиткерүдән башлады, аерым алганда район башлыгының ярдәме белән мәчет өчен бик уңайлы һәм матур урында җир сайлап алынуын мактап телгә алып үтте.

Аннан соң очрашуда аерым игътибар мөхтәсибәт канаты астында эшләүче “Ихлас” үзәгенә бирелде. Үзәк физик мөмкинлекләре чикле булган төрле яшьтәге кешеләрне рухи-тернәкләндерү юнәлешендә эш алып бара, анда өлкәннәр һәм 5 яшьтән алып балалар дини белем һәм әхлак тәрбиясе ала, гарәп хәрефләрен өйрәнә, Коръән сүрәләрен ятлый. Якын киләчәктә биредә аерым блок – татар телендә тәрбия бирүче татар-мөселман балалар төркеме ачарга ниятләнә. Хәзерге вакытта үзәккә йөзгә якын бала йөри.

Мөфти хәзрәт шулай ук Айдар Рәис улы белән нәзарәтнең Татарстан шәһәрләрендә татар-мөселман мәктәпләрен ачу тәҗрибәсе белән дә уртаклашты һәм Түбән Камада да мондый мөмкинлекне карауны сорады. Шәһәр башлыгы бу мәсьәләгә кызыксынуын белдерде.

Моннан тыш, очрашуда бүгенге көндә районда мөселман зиратларының торышы, мәчет каршындагы татар теле курсларының нәтиҗәлелеге, Түбән Кама районыннан чыккан тарихи шәхесләрне, мөселман галимнәре мирасын өйрәнү мәсьәләләләре дә каралды.

Айдар Рәис улы Метшин Түбән Кама мөхтәсибәтенә карата уңай һәм дустанә мөнәсәбәтен белдерде һәм аның эшчәнлеген югары бәяләде. Җитәкчеләр берничә уртак башлангычны тормышка ашыру буенча килешүләргә иреште.

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Айдар Рәис улы Метшинга рус телендә «Калям Шариф. Перевод смыслов» Коръән мәгънәви тәрҗемәсен бүләк итте.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*