tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Илһам ЗАКИРОВ: “Спорт – яшәү рәвешем”
Илһам ЗАКИРОВ: “Спорт – яшәү рәвешем”

Илһам ЗАКИРОВ: “Спорт – яшәү рәвешем”

25 гыйнварда белем юлында булган барлык егетлəр һəм кызлар Россия студентлары көнен билгелəп үтте. Шуңа «Туган як» та шушы яшьлек бəйрəме уңаеннан, Казанның Идел буе физкультура, спорт һəм туризм дəүлəт академиясе студенты, Түбән Новгород өлкәсенең Петрякс егете Илһам Закиров турында язып чыгарга булдык.

Ул əтисе – Горький педагогия институтының физкультура факультетын тəмамлаган Əхмəр Фаттах улы эзеннəн китеп, килəчəк буында спортка мəхəббəт уятырга, яшьлəрне сəламəт яшəү рəвешендə тəрбиялəргə омтыла. Ышанабыз, бу  егетнең өмет-хыяллары тормышка ашачак, чөнки Илһам максатчан, тырыш егет, əтисе кебек спортны җаны-тəне белəн ярата.

Авылда туып-үскән егетләр бала чактан ук, җәен туп тибеп, инештә су коенып, кышын чаңгыда һәм тимераякта шуып спортка ияләшә.

Илһамның да аның белән мавыгуы шулай башланган. Профессиональ хоккейчы төсле ул 6 яшендә тимераякка баса. Әтисе хоккейны яратып уйнаганга күрә, аның нечкәлекләрен улына да өйрәткән. Илһам аның киңәшләрен кулланып, мәктәптә укыган вакытта ук оста уенчы булып таныта үзен, башта авыл командасы өчен, аннары Сечен бозында сафаҗайлылар составында районара турнирда чыгыш ясый. Шунда Илһамның уенын югары бәяләп “Йолдызлы” боз сарае директоры Александр Алексаев аны Сечен районы командасы составында өлкә чемпионатында катнашырга чакыра.

Хоккей Илһамның актив шөгыльләнә торган бердәнбер спорт төре түгел. Өендә регионара һәм өлкә күләмендә үткән көрәш, волейбол, футбол, җиңел атлетика турнирларында яулаган медальләр, кубоклар һәм грамотлар белән тулы киштәсе бар. Шуларның иң кыйммәтлесе – 2018 елда Бөтенроссия студентлар уеннарында көрәш сәнгате буенча яулаган медаль.

Спортны чын күңелдән яратканга, аның белән җитди мавыкканга күрә, мәктәптән соң Илһам белем алуны бу тармак белән бәйләргә карар кыла.

Тормышымның терәге һәм таянычы, яраткан әтием һәм әнием. Ярдәмнәре, урынлы киңәшләре өчен якын кешеләремә бик рәхмәтлемен. Әтием минем өчен аеруча үрнәк өлгесе, кумир булып тора. Аның төсле сәламәт яшәү рәвеше алып барырга теләп, уку урыны белән билгеләнгәндә Идел буе спорт академиясен сайладым һәм менә дүртенче ел инде педагогик юнәлештәге физик культура факультетында белем алам.

Аның баш корпусы Казанның Универсиада авылы территориясендә урнашкан. Бу югары уку йорты регионнардан һәм чит илләрдән килгән абитуриентларны яхшы яшәү шартлары белән тәэмин итә, белем бирү процессы да югары дәрәҗәдә оештырылган. Аның базасында күп спорт объектлары эшләп килә: теннис академиясе, йөзү бассейны, боз сарае, гимнастика үзәге һәм башкалар. Димәк, биредә белем алу белән беррәттән, спортның күп төрләре белән шөгыльләнергә мөмкин. Спортны яраткан абитуриентларга шушы академиягә укырга керергә киңәш итәр идем”, – дип сөйләде Илһам.

Газетабыз укучыларына Илһамның әтисе-әнисе дә яхшы таныш. Әхмәр әфәндене көрәш яратучылар оста көрәшче буларак хәтерлиләрдер. Ул да югары белемле физкультура укытучысы Петрякс мәктәбендә бу фәнне укытып, балаларга сәламәт яшәү рәвешенә мәхәббәт тәрбияләде. Бүгенге көндә Әхмәр әфәнде авыл мәдәният йорты директоры вазифасын башкара, аның җитәкчелегендә җирле үзешчән артистлар төрле дәрәҗәдәге фестиваль-конкурсларда уңышлы катнашалар һәм һәрвакыт призлы урыннар яулылар. Мәдәният йортында методист булып эшләүче Илһамның әнисе Рамилә ханым да барлык чараларның үзәгендә кайный.

Әйтергә кирәк, укуы белән бергә Илһам яраткан шөгылен дә ташламый. Ялга кайткан көннәрдә өлкәбезнең татар командалары арасында үткәрелә торган турнирларда туган авылы данын горурлык белән яклый. Хоккей аның өчен бик мөһим һәм тормышының бер өлешенә әверелгән. Шуңа күрә башкалар өчен уйнарга чакыруларны да ул бик теләп кабул итә. Яңа ел каникуллары вакытында узган турнирларда язма героем башта Сергачның “Динамо”, аннары Кочко-Пожар, Яндавишча һәм Суыксу командалары өчен чыгыш ясады һәм барысында да уңышлы уйнады.

Ә укуда булган вакытта 20дән артык төрле команданы үз эченә алган Идел буе һәвәскәрләр лигасында чыгыш ясаучы, мөселманнардан гына тупланган “Казан нуры” командасының һөҗүмчесе ул.

Сессияләрен “4” һәм “5” билгеләренә генә тәмамлап, Илһам кече ватанына кайтып районның иҗтимагый тормышында, авылның үзешчән сәнгатендә дә актив катнашырга өлгерә, Пильна районы волонтерлар хәрәкәтенең әгъзасы дә ул.

Авыл клубында сәхнәләштерелгән күренешләрдә аны еш очратырга мөмкин. 2020 ел ахырында дистанцион форматта оештырылган “Мәдәниятләр диалогы” Бөтенроссия этно-мәдәни яшьләр конкурсында “Милли спорт” номинациясендә катнашып, ул билбаулар белән көрәш турында видеопрезентация әзерләгән һәм шуңа оештыручылар тарафыннан бүләкләнгән.

Кече яшьтән эшкә күнегеп үскән, физик яктан чыныккан егет, җәй айларында да тик тормый, җирле СПКда хезмәт итеп, гаилә бюджетына ярдәм итә.

Аллаһының барлыгына ышанып намазларга йөрергә тырыша, Рамазан аенда ураза да тота.

Әлеге яшьләр күп очракта киләчәкләрен зур шәһәрләрдә күрә. Ә менә Илһам, киресенчә, Пильна районында уңай шартлар тудырылса, белгечлеге буенча эш табып, туган җирендә яшьләр белән шөгыльләнергә хыяллана.

“Спорт – кеше тормышында мөһим роль уйный. Аның белән шөгыльләнү сәламәтлекне, ихтыяр көчен ныгытуда булыша, проблемаларны чишәргә ярдәм итә. Шуңа начар гадәтләрне ташлап, заманча гаджетларны якта калдырып, яшүсмерләрне, яшүсмерләрне спорт белән мавыгырга чакырам”, – дип киңәш итте Илһам.

Форсаттан файдаланып, без Илһамны, аның кыз туганы, Казанның сәүдә-экономика техникумы студенты Җәмиләне һәм һөнәри белем алу юлында булган барлык милләттәш егет-кызларыбызны тагын бер тапкыр Студентлар көне белән ихластан тәбрик итәбез, күтәренке кәеф, нык сәламәтлек, укуларында уңышлар һәм якты киләчәк теләп калабыз.

Илнар САДЕКОВ.

“Туган як” газетасы

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*