tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Троицкидагы милләттәшләребез белән очрашты
Васил Шәйхразыев Троицкидагы милләттәшләребез белән очрашты

Васил Шәйхразыев Троицкидагы милләттәшләребез белән очрашты

“Татарлар: гамәл стратегиясе”н тормышка ашыру максатыннан Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев Троицк шәһәре активы белән очрашты.

Биредә ТР Вице-премьеры милләттәшләребезгә Бөтендөнья татар конгрессының гамәлгә ашырыла торган проектлары турында сөйләде, 2021 елга планнары белән уртаклашты. Әңгәмәнең төп сүзе Милләт Җыенында кабул ителгән “Татарлар: гамәл стратегиясе” турында булды. Васил Шәйхразиев милләттәшләребезне Стратегиягә төп документка буларак таянырга өндәде.

Чара ахырында Бөтендөнья татар конгрессы Рәхмәт хатлары һәм медальләре тапшырылды.

Бөтендөнья татар конгрессының «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медале белән Троицк шәһәре татар мәдәнияте үзәге рәисе, Татарстан Республикасының атказанган артисты Фәрит Якупов һәм Чиләбе өлкәсенең Туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте идарәсе әгъзасы Рәүф Гыйззәтуллин бүләкләнде.

Милләтебез алдындагы олы хезмәтләрен искә алып, татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрен саклап калуда башкарган зур эшләре өчен Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хаты белән Троицк шәһәре имам-хатыйбы Данис Әхмәтшин бүләкләнде.

Татар халкының рухи үсеше, милли мәдәниятләрне үзара багланышлары, халыклар арасындагы элемтәләрне ныгыту эшенә зур өлеш керткән өчен Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хаты Троицк шәһәр округы Башлыгы Александр Виноградовка һәм  Троицк шәһәре башлыгының гомуми мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Василяускенега тапшырылды.

Ләйсән Хаерова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*