tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Мөхәммәдия” шәкертләре Белем көнен яңа төзелгән бинада билгеләп үтте
“Мөхәммәдия” шәкертләре Белем көнен яңа төзелгән бинада билгеләп үтте

“Мөхәммәдия” шәкертләре Белем көнен яңа төзелгән бинада билгеләп үтте

Бүген Татарстанның мөселман уку йортларында Белем көне уңаеннан тантаналар узды. Мәдрәсә бусагасын беренче атлап керүче “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе шәкертләрен Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин тәбрикләде һәм үз нәсыйхәтләрен бирде. Белем көне биредә мәдрәсәнең төзекләндерелгән яңа бинасында – актлар залында үтте. Уку йортының шәригать бүлегенә беренче курска 32 егет, 37 кыз, Коръән ятлау бүлегенә 12 егет, 7 кыз кабул ителде. Алар IX һәм XI сыйныфны тәмамлап, илебезнең төрле төбәкләреннән җыелды. Биш елдан шәкертләр мәдрәсәне тәмамлап, имам-хатыйб, ислам фәннәре һәм гарәп теле мөгаллиме, гарәп теленнән тәрҗемәче, Коръән-хафизлар булып югары әзерлекле белгечләр булып чыгачаклар.

Белем көне тантанасын мәдрәсәнең II курс шәкерте, Коръән-хафиз Булат Шәрипов ачып җибәрде, аннары Татарстан мөфтие һәм мәдрәсәнең җитәкчесе Камил хәзрәт Сәмигуллин дога кылды һәм шәкертләр алдында үгет-нәсыйхәт сүзләре белән чыгыш ясады:

– Гыйлем турында хәдисләр бик күп. Бу дөньяда укылган барча китаплар бары бер китапны аңлар өчен укыла: ул – Коръәни-Кәрим. Бохари җыентыгында шундый бер хәдис бар: “Сезнең иң хәерлегез – Коръәнне өйрәнүче һәм аны башкаларга да өйрәтүче”. Биредә укылган барлык фәннәр дә Коръәннең тәфсире булып торачак. Барлык гыйлемнәр Коръән белән башлана һәм Коръән белән тәмамлана. Иң төп максатыбыз – Коръәнне аңлап, укып, өйрәнеп, башкаларга аңлату. Сез биш ел дәвамында белем алырга дип көндезге бүлеккә килдегез, динебезгә, милләтебезгә файдалы булырсыз дип ышанабыз.

Шәкертләрне тормышында яңа этап башлануы белән тәбрикләү сүзләрен шулай ук мәдрәсә директорының беренче  урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм Казан шәһәренең баш мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин җиткерде. Алар шәкертләргә мөрәҗәгать итеп, вакытның кадерен белергә, әдәп-әхлакны сакларга, җитәкчеләрнең, остазларның сүзен тыңларга чакырдылар. Аннары мәдрәсәнең директор урынбасары Зөлфәт хәзрәт Габдуллин күренекле галим Ризаэддин Фәхреддиннең “Шәкертлек әдәбе” китабыннан “Тәртип булса, аз мәшәкать белән күп файда алып була” дигән сүзләрне китереп, мәдрәсәнең эчке тәртип кагыйдәләре белән таныштырып үтте.

Соңыннан мөфти Камил хәзрәт шәкертләргә студент билетларын тапшырды һәм остазлар аларны беренче дәресләргә озатты.

Әйтергә кирәк, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе шәкертләре заманча, барлык уңайлыклар тудырылган шартларда, яңа уку классларында дәресләрне башлап җибәрде. Биналар “ТР мөселманнарының Диния Нәзарәте резиденциясе” бердәм территориаль комплексын булдыру проекты кысаларында төзелде. Эшләр 2021 елның май аенда башланган иде һәм быел мәдрәсәнең 140-еллыгы уңаеннан Республика көне һәм яңа уку елы башлануга тәмамланды.

Мәдрәсә шәкертләре өчен тулай торак булдырылды. Ул 3 катлы, гомуми мәйданы 2 174,45 кв.м. тәшкил иткән бина итеп төзелде. Биредә, торак урыннарыннан тыш, мөстәкыйль уку класслары, медпункт, спортзал һәм башка техник бүлмәләр урын алды. 2020 елга кадәр шәкертләр мәдрәсәнең тарихи бинасында яшәде. 2021 елда реставрация эшләре башкарылып чыккач, анда хәзер 7 уку сыйныфы, инвалидлар өчен 2 уку сыйныфы, 2 лингофон кабинеты, 2 информатика кабинеты, уку залы урнаштырылды.

Тулай торак җир өстендәге кичү аша мәдрәсәнең яңа административ корпусы белән тоташкан. Әлеге бинаның гомуми мәйданы — 2 798,67 кв.м. Корпус үз эченә 3 уку сыйныфы, 118 кешелек конференц-зал, ашханә, мәдрәсә җитәкчелеге һәм хезмәткәрләре кабинетларын һәм башка ярдәмче мәйданнарны үз эченә алган.

“Мөхәммәдия” мәдрәсәсе – татар халкының йөзек кашы, аңа 1882нче елда нигез салынган. Биредә төрле елларда Галиәсгар Камал, Фатих Әмирхан, Кәрим Тинчурин, Солтан Габәши, Мәҗит Гафури кебек татар зыялылары белем алган. Хәзерге вакытта да мәдрәсә җитәкчелеге киң карашлы, югары белемле, яхшы әзерлекле белгечләр әзерләү өчен зур көч куя. Дини фәннәрдән тыш, мәдрәсәнең уку программасына информатика, инглиз теле, татар теле дәресләре кертелгән. Информатика дәресләре махсус җиһазландырылган компьютер классында үтә. Мәдрәсәнең бай китапханә фонды шәкертләргә курс һәм диплом эшләрен җиңел һәм тиз язу мөмкинлеге бирә. Уку йортында даими рәвештә Коръәнне яттан белү бәйгеләре, кул эшләре күргәзмәләре, спорт чаралары, шул исәптән башка уку йортлары белән футбол, теннис, волейбол, җиңел атлетика буенча ярышлар, дини темаларга конференцияләр, мавыктыргыч экскурсияләр үткәрелә.

Бүген – Белем көне уңаеннан тантаналар Татарстанның барлык дини уку йортлары шәкертләре өчен дә үткәрелде. “Мөхәммәдия”дән кала, Казанда беренче курска көндезге бүлеккә укырга шәкертләр Казан ислам университетына – 48, Россия ислам институтына 51 егет һәм кыз килде.

http://dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*