tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөнир хәзрәт Йосыпов: Борынгы кабер ташларының фәнни кыйммәте бик зур
Мөнир хәзрәт Йосыпов: Борынгы кабер ташларының фәнни кыйммәте бик зур

Мөнир хәзрәт Йосыпов: Борынгы кабер ташларының фәнни кыйммәте бик зур

Көннең икенче яртысында X Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышы Казанның “Уникс” концертлар залында дәвам итте. Чарада Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев та катнаша. Биредә дин әһелләре үз төбәкләрендәге бай мирас, үзләре дәвам иткән эшләр белән таныштырып, чыгыш ясый. Кукмара районы Аксакаллар шурасы рәисе Мөнир хәзрәт Йосыпов үзләрендә борынгыдан сакланучы тарихи кабер ташлары хакында сөйләде.

  • Һәрбер төбәктә, һәрбер авылда борынгы заманнарда ук, динебезне күтәрүдә, динебезне таратуда зур өлеш керткән, саулыгын-байлыгын динебезне күтәрү өчен жәлләмәгән, үз акчаларына мәчет, мәдрәсәләр салдырып, халыкка дини белем биреп, Аллаһ кушканча яшәп, авыл халкына хезмәт иткән укымышлы, галим кешеләр яшәгән. Андый кешеләр безнең Мәчкәрәдә дә булган һәм вафатларыннан соң үзебезнең шушы зиратыбызда җирләнгәннәр.
    Районыбыз авылларында әүвәлге ташлар иң күп тупланган урын – Мәчкәрә авылы – 33 кабер ташы. Алар  электәге мәдәнилек, мәгърифәтлелек эчендә узган тормышның көзгезе кебек. Ул ташларда Мәчкәрә авылын нигезләгән Ишмән картның дәвамчылары Үтәмешевлар нәселлләре, аларның хатыннары, балалары, тарих һәм диң галиме Шиһабетдин Мәрҗани хезмәтләрендә телгә алынган мөдәррисләр, мәшһүр затларга (Габдулла Яхъя улы Чиртуши, Мөхлисулла Максуд улы Каргалый) бәйле киң мәгълүмәт теркәлгән. Мисалга, кайбер ташларның текстларыннан өзекләр.
    Кабер ташларының күбесендә Коръәннән, хәдисләрдән яшәеш һәм үлем турында изге гыйбәрәләр яисә шундый эчтәлекле шигъри юллар уелган.
    Үлем касәдер – һәркем ул касәдән эчәр,
    Кабер ишектер – һәркем ул ишектән керер.

Тарихи чыганаклар буларак борынгы кабер ташларының фәнни кыйммәте бик зур, ди Мөнир хәзрәт. Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте 2017нче елны “Галимҗан Баруди елы” дип игълан итте, шул уңайдан борыңгы ташларны барлау да планга кертә. Шул уңайдан кукмараның мәртәбәле дин әһелләре авылларга барып, җирлек башлыклары һәм авыл имамнары катнашында җыелышлар уздырып, аңлату эшләре алып бара. Нәтиҗәдә, Һәрбер ташка күпме финанс чыгымы кирәк икәнне ачыклап шушы эшне башкару өчен кирәкле бар әйберне алып кайтып, апрель аенда һәр авылның имамына тараталар.

Бу эшне ничек дөрес итеп башкаруны Казан шәһәренең Арча зиратына менеп, шунда эшләүче белгечләрдән сорашып, өйрәнеп, районыбыз авылларындагы имамнарга аңлаттык, ди Мөнир хәзрәт Йосыпов. Һәрбер эшләп бетергән ташны фотога төшереп, Диния нәзарәтенең “Аксакаллар шурасы” рәисенә җибәргәннәр.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*