Канада татарларыбыз актив яшәешләрен дәвам итә. Яз килү белән Монреаль шәһәрендә янә татар моңнары яңгырады. Бу юлы инде – яз белән бергә көтеп алынган шатлыклы Нәүрүз бәйрәмендә. 8 нче апрель конне бу күңелле чарага “Мирас” татар мәдәни үзәген зур ихтирам белән казах дуслары чакырган.

Чара меңләгән кунакны һәм хуҗаларның үзләрен дә таң калдырды. Монда купшы милли киемнәр, җыр һәм бию, уеннар, күңелле ярышлар, милли ризыкларга бай өстәлләр – онытылмаслык тәэсир итә торган тамаша булды.
Тугандаш Казах дусларыбызның җылы кунакчыллыгы, купшы орнаментлы милли киемнәре арасында татарлар үзләрен иркен хис итте. ”Мирас” татар оешмасы әгъзаларының энтузиазмы һәм талантлы чыгышлары зур казах чарасында татар-башкорт моңнарын да яңгыратты. Зилә Миргалиева җитәкләгән татар “Мирас” оешмасы концерт программасында да, кулинарлар ярышында да, күмәк уеннарда да иң активлардан булды.
Монреаль Наүрүзенең дастарханы аеруча бай, төрлеләрдән иде. Бэйрэмгэ татар халык ашларын эзерлэгэн актив катнашучылар арасында Розалия Каримова, Люзия Хафизова, Эдилэ Усманова, Светлана Догадкина, һәм Альбина Кудеева энисе белэн мактап китэсе килэ.
Хуш исләр аңкытып торган мул өстәлләрдә чәк-чәк, вак бәлеш, баурсаклар, өчпочмаклар әлбәттә жюриларны битараф калдырмыйча, призлы урыннар яулады. Ә инде тәмле бишбармак, плау, Наурыз коже һәм башка юмарт сыйлар безнең күңелләрне ерак туган илебезгә якынайтты.

Менә инде бар катнашучылар кызып китеп “Кара Жорга” ритмына үзеннән –үзе бии башлады, бик зур бию аланы барлыкка килде. Барыбыз да шуны яхшы аңладык :без барыбыз да бер Җир Ана балалары, безнең юлыбыз – дуслык, бердәм хезмәт. Ватандашларыбыз, миллэттэшлэребез белэн бик сокланам һәм горурланам.
Зилә Миргалиева, Канада
Монреальда “Мирас” татар мәдәни үзәге җитәкчесе


