tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Монреальда “Мирас” татар мәдәни үзәге “Нәүрүз” бәйрәмендә катнашты
Монреальда “Мирас” татар мәдәни үзәге “Нәүрүз” бәйрәмендә катнашты

Монреальда “Мирас” татар мәдәни үзәге “Нәүрүз” бәйрәмендә катнашты

Канада татарларыбыз актив яшәешләрен дәвам итә. Яз килү белән Монреаль шәһәрендә янә татар моңнары яңгырады. Бу юлы инде – яз белән бергә көтеп алынган шатлыклы Нәүрүз бәйрәмендә. 8 нче апрель конне бу күңелле чарага “Мирас” татар мәдәни үзәген зур ихтирам белән казах дуслары чакырган.

Казах ассоциациясе “Достар” бу бәйрәмне киң колач һәм зур масштабта интернациональ кунаклар белән күмәктә оештырган. Шуңа күрә дә бәйрәм аеруча бай колоритлы, искиткеч күңелле, чын милли матурлыкка үрелде.

Чара меңләгән кунакны һәм хуҗаларның үзләрен дә таң калдырды. Монда купшы милли киемнәр, җыр һәм бию, уеннар, күңелле ярышлар, милли ризыкларга бай өстәлләр – онытылмаслык тәэсир итә торган тамаша булды.

Тугандаш Казах дусларыбызның җылы кунакчыллыгы, купшы орнаментлы милли киемнәре арасында татарлар үзләрен иркен хис итте. ”Мирас” татар оешмасы әгъзаларының энтузиазмы һәм талантлы чыгышлары зур казах чарасында татар-башкорт моңнарын да яңгыратты. Зилә Миргалиева җитәкләгән татар “Мирас” оешмасы концерт программасында да, кулинарлар ярышында да, күмәк уеннарда да иң активлардан булды.

Монреаль Наүрүзенең дастарханы аеруча бай, төрлеләрдән иде. Бэйрэмгэ татар халык ашларын эзерлэгэн актив катнашучылар арасында Розалия Каримова, Люзия Хафизова, Эдилэ Усманова, Светлана Догадкина, һәм Альбина Кудеева энисе белэн мактап китэсе килэ.

Хуш исләр аңкытып торган мул өстәлләрдә чәк-чәк, вак бәлеш, баурсаклар, өчпочмаклар әлбәттә жюриларны битараф калдырмыйча, призлы урыннар яулады. Ә инде тәмле бишбармак, плау, Наурыз коже һәм башка юмарт сыйлар безнең күңелләрне ерак туган илебезгә якынайтты.

Татарлар һәм башкортлар чыгышы бик матур иде. Әдилә Усманова , Эрика Эллингсен дуэты чыгышын Казан консерваториясен тәмамлаган Лилия Байрашева хәзерләде. Бу дуэт башкарган “Умырзая” җыры тамашачыларны якты хис-моңсулыкка, ә дәртле “Әпипә” көе күңел күтәрергә, биеп тә алырга өндәде. Светлана Догадкина сәхнәдә татарларның “Аш пешеру” биюендә күбәләктәй очып йөрде. Башкорт халкының “Бурзяночка” биюендә аккош нәзакәтлелеген Уфа сәнгать мәктәбен тәмамлаган Алсу Ульмашева күрсәтеп, таң калдырды. Мини-концертта әниле-кызлы Зилә Миргалиева һәм кечкенә Кәмилә Усманова дуэты Гузэль Уразованын “ Бал жимеше” башкарган җырын кунаклар бигрәк тә җылы алкышларга күмде. Рәхмәт сүзләре, истәлекле бүләкләр җылы араларны тагын да якынайтты.

Менә инде бар катнашучылар кызып китеп “Кара Жорга” ритмына үзеннән –үзе бии башлады, бик зур бию аланы барлыкка килде. Барыбыз да шуны яхшы аңладык :без барыбыз да бер Җир Ана балалары, безнең юлыбыз – дуслык, бердәм хезмәт. Ватандашларыбыз, миллэттэшлэребез белэн бик сокланам һәм горурланам.

Зилә Миргалиева, Канада 

Монреальда “Мирас” татар мәдәни үзәге җитәкчесе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*