tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мордовиядә «Яшә, туган тел!» этномәдәни регионара сменасы эшләде
Мордовиядә «Яшә, туган тел!» этномәдәни регионара сменасы эшләде

Мордовиядә «Яшә, туган тел!» этномәдәни регионара сменасы эшләде

«Исәнмесез!», «Шумбрат!», «Шумбра чи!», «Здравствуйте!» –  бу котлаулар өч атна дәвамында биредә еш яңгырады. Краснослабодск районындагы «Сивинь» җәйге ял лагере базасында «Яшә, туган тел!» этномәдәни регионара сменасы эшләде. Традиция буенча, быел да лагерь 9нчы июльдә ачылып 25нче июльдә эшен тәмамлады. Россиядә яшәгән халыкның телен, милли мәдәни үзенчәлекләрен саклау – балалар өчен оештырылган «Яшә, туган тел!» дигән этник лагерьнең максаты. Шуңа лагерьдә Россиянең төрле төбәкләреннән төрле милләт балалары ял mordovia1вакытларын кызыклы һәм файдалы иттереп үткәрәләр. Бу лагерьдә 8 яшьтән 17гә кадәр, туган телен белгән, туган тел предмет олимпиадаларында җиңүчеләр, туган теле һәм мәдәнияты, фәнни-эзләнү эшләре буенча төрле конкурсларда, фольклор төркемнәрендә катнашкан 87 бала ял итә. Лагерьдә Россиянең 7 төбәгеннән 27 бала бариде: Татарстанннан, Башкортстаннан, Мәскәү, Ульян, Түбән Яңашәһәр, Оренбург өлкәләреннән. Балалар лагере ачылганнан алып соңгы көнгә кадәр меңнән артык олимпиадаларда җиңүче укучылар ял итеп кайткан; кайберләре берничәшәр тапкыр. Татар балаларыннан Рузаевка районы Татар Пешлә урта мәктәбенең өч укучысы – Айсылу Шарибжанова, Альмира Ларина, Карина Овчинникова, Ләмберә районы Пензятка урта мәктәбенең ике укучысы – Алена Качкова һәм Михребон Каримова,  Ромодан районы Белозерье урта мәктәбенең ике укучысы – Алия Сайфуллова һәм Мәрьям Аберхаева ял итәләр. Алар барысы да җырга-моңга осталар, сәнгатьле шигырь сөйлиләр. Пешләнең оста биючеләре башка балаларны да таң калдыралар. Татар балалары белән милли тарих, мәдәният һәм әдәбият өлкәсендәге белемнәрен тулыландырып, татар теле күнекмәләрен шомартып, ялларын күңелле үткәрергә ярдәм иткән педагог – Сания Спартак кызы Саляева.

mordovia2Лагерьнең тантаналы ачылыш кичәсенә Мордовия мәгариф министрлыгында милли сораулар буенча төп белгеч Надежда Васильевна Салмова, Краснослабодск сәнәгать (промышленный) техникумы директоры Рәшит Шәкир улы Кильдеев, җәмгыять эшлекләре – Александр Степанович Лузгин, Щанкина Раиса Борисовна һәм башкалар ял итүчеләрне котлап сөйләделәр. Мордовия  республикасы татарларының «Якташлар» («Земляки») Региональ милли-мәдәни автономиясе исеменнән Сания Спартак кызы Саляева балаларга сәламәтлекләрен ныгыту һәм этномәдәни белемнәрен тирәнәйтүне теләде һәм рәхәтләнеп ял итәргә чакырды. Мордовия атказанган җырчысы Анна Атласова җыры белән лагерь ачылуы белән тәбрикләде. «У нас будут проходить мастер-классы по вокалу, хореографии, театральному искусству, декоративно-прикладному творчеству. И каждый день будут мастер-классы по языкам», –  ди лагерьнең тантаналы ачылышында Елена Николаевна Ломшина, Краснослабодск районындагы «Сивинь» базасында «Яшә, туган тел!» этномәдәни регионара балалар ял лагере җитәкчесе. «Яшә, туган тел!» җәйге этномәдәни балалар лагерендә 21 көн дәвамында төрле мероприятияләр уздырып киләбез; киң ял итү программасы каралган. Иҗади лабораторияләрдә, фәнни-эзләнү проектларында, мастер-классларда, сәләт үсешен булдырган тел буенча уеннарда ял итүчеләребез рәхәтләнеп катнашалар. Мастер-классларда мордва һәм татарларның гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре, милли киемнәре, ашлары турында күп мәгълүматлар бирелә. Бу мастер-классларны үзебез һәм Н.П.Огарев исемен йөрткән университетыбыз белгеч-ләре үткәрә. Кичә генә МГУның хореография белгече Александр Гаврилович Бурнаев үткәргән чарасы барыбызга да бик ошады. Тагы Мордовиянең «Мордовочка» ансамбле артисты Наталья Тимофеевна Куведенкова, Мәскәүдән килеп, мастер-класс үткәрде. Ял итүче балалар, алган белемнәрен конкурсларда, викториналарда кулланалар. Һәр көн балалар өчен этнодискотека шаулап үтә. Яраталар да инде балалар дискотекаларда биергә! Лагерьның директоры Тултаев Федор mordovia3Петрович үзе гармунда уйнап балаларны бәйрәмнәрдә җырлата. Лагерьнең радиосы аша русча, мордвача, татарча җырлар көне буе яңгырап тора. Экскурсияләрдә булу да ял программасы белән каралган. Наровчатта, Темниковкада булып кайттык. «Позитив көне»ндә барчабыз рәхәтләнеп «көлеп үлдек!» Рәсемнәр конкурсы үтте, төрле мифик образларны киенеп күрсәттек. Милли эпос киңлекләре конкурсында балалар бер мизгелгә Су анасы, Шүрәле, Ведява, Верява, Паксявага әйләнделәр.  Шулай итеп төрле милләт балалары бер-берсен мәдәниятлары белән баеттылар. Лагерь кунаклары һәм Мордовиянең Ләмберә, Ромодан, Рузаевка районнарыннан ял иткән татар балары әрзә, мукшы, рус телендәге җырларны, табышмакларны кабатлыйлар. Һәм киресенчә, әрзә, мукшы, рус милләтлеләре рәхәтләнеп татар җырларын, шигырьләрен башкаралар. Һәр көн лагерьлә ял итүчеләр белән икешәр мероприятия үткәрдек. М.Е.Евсевьев исемен йөрткән пединститут студент – вожатыйлар да һәр көн чаралар оештырдылар.  Балалар волейбол, футбол, пионербол уйнадыр. Әйтеп китәргә кирәк, «Яшә, туган тел!» лагерында ял иткән кызларыбыз бик матурлар, уңганнар; оештырылган һәрбер мероприятиядә актив катнашып һич тә сынатмадылар. Шул урында әйтеп китәргә кирәк: «Яшә, туган тел!» этномәдәни регионара лагере Мордовиядә рус, мукшы, әрзә, татар телләрен саклау, үстерү буенча бердән-бер проект түгел. Мордовиядә бу сорауга зур игътибар бирелә. Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, вузларда Россия халкының тарихын, мәдәниятын кызыксынып өйрәнәләр, туган як халкының тарихы, мәдәнияты буенча белемнәрен тирәнәйтәләр (быел уку башлану белән барлык Мордовия мәктәпләрендә мордва телен, хөкүмәт теле буларак, өйрәнәчәкбез). Бер сүз белән әйткәндә, республикабызда туган якка мәхәббәт, халыкара дуслыгы гадәти хәл. Җир шарында тынычлык патшалык итсен, ә кайсы телдә бу сүз әйтелүе мөһим түгел.

Сания Саляева, Мордовия Республикасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*