Сәхра дала яулар өчен, килгән икән Мөслимнәр,
Фәйзиләрнең ак пәрдәсе ачылган ди – керсеннәр.
Тез чүкмәгән кыюларның барлыкларын күрсеннәр,
Дәрдемәнднең, Мәдинәнең оныклары дисеннәр!
Төркиләргә илаһи көч, бер йотым су бирсеннәр…
Сәхра дала туганына килгән икән Мөслимнәр.
(Н.Хөсәенов)
Сары яфраклар сукмакларны күмеп, көзге салкын җилләр өшеттергәндә, Оренбур татарларының күңелләрен җылытып киттеләр бит әле. Ерак юлларны якынайтып, Мөслим халык театры Фәйзиләр сәхнәсенә килеп төште. ТР президенты Рөстәм Миңнеханов та юкка гына театр коллективларына мөрәҗәгать иткәндә: ”Сез безгә кирәк, сезсез безнең киләчәгебез юк”, – дип тик тимәлгә әйтмәгәндер.
Шуның белән тамашачы күзлегеннән барлыкка килгән уйларымны, гомумән, шушы коллективка, җитәкчеләре Синара Яббаровага, Илшат Галиевка, Индира Тимкинага, Сөмбел Бәдертдиновага җиткерәсем килә.
Алдан Мөслимлеләр командасының сәхнәгә куеп өлгергән репертуарлары белән танышып уздым. Ул безнең татар тормышына турыдан кагылышлы бөек классик әсәрләребез инде. Үтә дә төпле һәм уйларга чумдыра торган сәхнә эшләре… Мөслимлеләр монысы белән, әлбәттә, горур. Рәсәйнең чит өлкәләрен гизеп йөрү зур дәрәҗә.
Кәрим Тинчуриннең “Зәңгәр шәлен” тамашачыга тәкъдим итүләре уңышлы булды… Театр бит ул, гомумән, адәми затны кешелеккә кайтара торган сәер көч. Гади халыкның арка терәге инде. Аның миллилекне саклауга керткән өлеше, һичшиксез, бәяләп бетергесез.
Әдәбияттан тыш, театрның эмоция бирә торган дәрәҗәсе өстен. Миңа калса, шуның белән ул тамашачыны магнит сыман үзенә тарта. Тере артистны яңадан күрәсе килеп тора. Актерның яхшы уйнавына өлеш керткән сыйфатлар: аның күз карашы, репликаларының әйтелеше, урынлы юмор, сәер өс киемнәре – бер бөтен тупланган йомгак инде. Тамашачының бу могҗизаны бер дә югалтасы килми. Шушы хисләр җәмәгатьчелектә бәхәсләр тудыра, уйлар ташкынына чумдыра. Шул ук мәлдә, театр үзе дә уңыш көтә, артистларына өмет баглый. Һәр чыгыш каты әзерләнүләр, түгелгән тирләр, дулкынланулар белән барлыкка килә. Киләчәктәге афәриннәр – баш режиссерның көтеп алган мизгелләре инде. Театр җитәкчеләренең бер берсе белән сәхнә алыштыру, төрле спектакльләр карау мөмкинчелекләре тудыру, гади халык өчен дә зур роль уйный. Артистларның кирәклеген, көчле булуын исбатлый һәм тасвирлый.
Әйтер сүзем – кыю кыз Заһира образына. Миңа калса, бу хатын-кызларыбызны, әби-әниләребезне зур дәрәҗәгә күтәрә… Яманлыкка, вәхшилеккә аяк терәп каршы торган татар анасы – ул бер дә чигенмәс төсле тоела! Заһира образын “Зәңгәр шәлдә” Гәрәева Эльвира бик матур уйнады. Минем үземнең Хөсниҗиһан әбием, дилбегәсен тотып, ат арбасына басып авыл буйлап җил туздырып үтә торган булган… Авыр эшләрдән куллары җыерчыклы, чәчләрен яулык астына җыеп куйган, аруны-талуны белмәгән Бөек Ана…
Аннары Кара урман эчендә ир-атлар утырышы. Заманасына карата, катлаулы тормышта ир-егет алдында нинди авыр сораулар торганын күрәбез. Мал табу, гаиләңне саклау, илең турында кайгырту фикеләре ачык күренә.Миңа калса, ат карагы образы бик күңелемә хуш килде. Миңнегали образын Марат Вәлиев бик яхшы башкарды. Атка дан җырлау бу!
Хуҗасы белән бәрабәр, әле кичә генә шундый авырлыклар кичергән йорт хайваны. Ни кадәр җылы сүзләр ишеттерсәк тә аз булыр кебек тоела… Сугышларны, ачлык елларын авыл халкы белән бергә кичергән изге ярдәмче.
Шушы рольне башкарган, атны алтын дәрәҗәсенә куйган Мөслим театрының артисты Марат әфәндегә зур рәхмәтләремне белдерәсем килә. Балачак хисләрем, атлар караулаган мизгелләрне, сабантуй чабышлары хисләрен күтәрдегез…. Афәрин!
Театр сәнгате халык йөрәгенә иң тиз барып җитә торган ысулларны җитештергән сәнгать дигән сүз бар. Мөслим артистлары да үз халкына туры юлны, хак сүзне дәшүне аерым ачык сайлаганнар. Алар җырга да, телгә дә, уен көлкегә дә осталар. Шик юк, яңа агымнар, яңа театраль тенденцияләр барлыкка килгәндә, алар миллилекне, авыл хисләрен югалтмаячаклар. Сезнең үзләрегезгә генә хас дала кебек киң «халыкчан почеркларыгыз» бар… Без монысын тоеп, горурланып утырдык…
Фәйзи сәхнәсенә Мөслим халык театрын алып килүдә катнашкан барчаларга рәхмәтләремне белдерәм. Без сезләрне көтеп калабыз, киләчәк очрашуларга кадәр.
Нур Хөсәенов. Оренбур.