tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубылда яңа дөнья күргән фәнни басманы тәкъдим иттеләр
Тубылда яңа дөнья күргән фәнни басманы тәкъдим иттеләр

Тубылда яңа дөнья күргән фәнни басманы тәкъдим иттеләр

17 нче ноябрьдә Тубыл шәһәре себер татар мәдәният үзәгендә В.В. Радловның «Көньяк Себердә һәм Дзунгар даласында яшәүче төрки кабиләләрнең халык әдәбияты үрнәкләре. Бараба, Тара, Тубыл, Төмән татарлары кушылмалары»-яңадан нәшер ителгән фәнни басманың презентациясе узды. Чарада яңа китап авторы галим, филология фәннәр докторы, профессор Фәрит Йосыпов, фәнни редакторы Фәнзилә Җәүһәрова, рус тексты мөхәррире Бибинур Сабирова, Татарстанның, Төмән өлкәсенең галимнәре, музей, китапханә хезмәткәрләре һәм иҗат ансамбльләре катнаштылар.

Сәхнәдән Төмән шәһәре себер татарлары автономиясе рәисе Динар Абукин себер татарлары өчен мөһим вакыйганы оештыруда ярдәм иткән Төмән өлкәсе хөкүмәтенә, өлкә милләтләр комитетына, Бөтендөнья татар конгрессының Төмән өлкәсендәге  вәкиллегенә, Төмән шәһәре татарлары автономиясенә, Тубыл шәһәре себер татар мәдәният үзәгенә рәхмәтләрен белдерде.

Танылган журналист Бибинур Сабирова кереш сүзендә өлкәбездә милли китапханәләрнең булмавы, Төмән шәһәрендә бердән-бер үзәк китапханәсендә милли китапханә бүлегенең ябылганы турында борчылып сөйләде. Чарага килгән һәр китапханәчегә сүз бирде. Сәхнәдән Вагай, Тубыл шәһәре һәм районнардан килгән китапханәчеләр авыллар китапханәләрендә татар китаплар барлыгын, нинди татар газета-җурналлар яздырганнары турында мәгълүмат бирделәр. Вагай үзәк китапханәсенең Тугыз авылындагы филиалдан Гөлназ Хәбибуллина, Карагай  авылындагы филиалдан Лилия Кәримова фикерләре белән уртаклаштылар. Тубыл районы үзәк китапханәсенең бүлек мөдире Зөлфирә Фазылова районда 27 китапханә барлыгы, татар телендә матур әдәбиятны яратып укучылар турында, яңа китапларны сатып алулары, китапханәгә бүләккә китерүләре турында сөйләде. Һәр китапханәләрдә татар телендә чыгып килгән газета-журналлар яздырулары турында да сүз барды.

Бибинур Сабирова татарларны дөньяга таныткан, искиткеч югарыга күтәргән В.В.Радлов турында чыгышын дәвам итеп, бүгенге көндә милләтебезне, телебезне, гореф-гадәтләребезне саклау өчен борчылып яшәгән хөрмәтле галимнәребезне, китапның авторы, профессор, тел белгече, дөньякүләм абруйлы галим Фәрит Йосыповны сәхнәгә чакырды. Ул чыгышында фәнни экспедицияләр белән Төмән районының Кәешкүл, Аусак, Саз авылларында булган елларны сагынып искә алды. Галим: “Онытылмаслык очрашулар, гүзәл кешеләре, матур татар авыллары онытылмаячак. Бу фәнни эшне себер татарлары галимнәре дәвам итәр дип ышанам. Себердә үзегезнең тел белгечләрегез, тарих буенча галимнәрегез, профессорларыгыз бар,”-диде.

Аннары яңа китапны тамашачыларга бушлай тараттылар. Китапның фәнни редакторы Фәнзилә Җәүһәрова Төмән өлкәсенең күп татар авылларында, китапханәләрендә булган, китапханәчеләр белән дә таныш икәнен әйтеп:”Бу басманың искиткеч бер хикмәте бар. Монда бер генә дә китапларда әле булмаган әкиятләр бар. Әкиятләрнең асылында ислам дине ята. Монда ачылмас ишекләрне ача торган, уттан коткарырлык “Бисмилла”быз бар. Әкиятләрне укып динебезнең, иманыбызның көчен күрәбез. Хөрмәтле китапханәчеләр, китапханәләрегезгә кайтып әкиятләрдәге сюжетларны балалар белән сәхнәлштереп куегыз, ата-аналарны чакырып күрсәтегез. Себерчә сөйләшергә кирәк. Сезнең кулыгызда булган яңа китап-искиткеч байлык, сандык. Радлов тутырган сандык,”-дип сөйләде.

В.В.Радловның «Көньяк Себердә һәм Дзунгар даласында яшәүче төрки кабиләләрнең халык әдәбияты үрнәкләре. Бараба, Тара, Тубыл, Төмән татарлары кушылмалары” китап 1872 елда Санкт-Петербургта Россия Фәннәр академиясе тарафыннан бастырыла. Тел, фольклор, себер татарларының этнографиясен өйрәнүгә багышланган.

Татар текстларны рус теленә тәрҗемә иткәндә сүрәтләү чараларның милли колориты һәм информантлар сөйләменең грамматик, синтаксис тәңгәллеге сакланган. Бу диалектта берничә гасыр дәвамында (XXII-XX) да булган үзгәрешләрне күз алдыбызга китерергә мөмкинлек бирә.

Китап презентациясендә катнашкан галимнәребез, “Туган җир” журналы баш мөхәррире, тарихчы, этнолог Дамир Исхаков, тарих фәннәр кандидаты Гөлзифа Бакиева да чыгыш ясадылар.

Татар халкында бәйрәмнәр җырсыз булмый. Җирле артистларыбызның матур чыгышлары белән үрелеп барган чараны Җәгъфәр Касыймов, Әбүзәр Миннибаев, “Ак калфак” Тубыл хатын-кызлар иҗтимагый оешмасыннан Айсылу Юнусованың чыгышлары, “Пышны”, ”Саз” ,”Яшьлеккә сәяхәт” ансамбльләре бизәде.

Чәй табыны янында матур әңгәмәләр беләр очрашу йомгакланды.

                                                                Римма Умитбаева.

Тубыл шәһәре

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*