Җәйге иртә. Тирә-якта урман шавы. Еракта, Сабан туе мәйданына җыела башлаган халыкны куркытып, кара болытлар йөзеп йөри. Тик тәмле шашлык исләре һәм елмаеп чыгып килгән кояшның җылы нурлары гына бүген бу матур аланда бәйрәм булачагын фаразлыйлар. Һәм, чыннан да, Елховка районы, Мулла авылы Сабан туена гөрләп узарга берни дә комачауламады. Мин бу авыл Сабан туенда беренче тапкыр катнашкангамы, бөтен нәрсә дә яңа, искиткеч кызык булып тоелды.
Кунакларны каршылап торган зур элмә тактада бәйрәм программасы язылган, адашырлык түгел, ә сәхнәләре Колизейны хәтерләтә! Сәхнә – аста, ә тамашачыларга утырып карарга уңай булсын өчен калкулыкта бүрәнәләр сузып салынган, олыларга тотынып менәргә тоткычлар да бар. Сәхнә янында – чатыр. Анда артистлар чыгыш ясарга әзерләнәләр. Сул якка карасаң, авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәсе – «Автоботы» дип атарга була. Оптимус Прайм роботлары сүзеннән алынган, булса кирәк. Аларга карап, хәзер үк бу могҗиза гөрләп эшләп китәр дә, иксез-чиксез кырларга чыгып, сөрә, чәчә, утый башлар кебек тоелды.
Уртада, әлбәттә, үрмәләп менү өчен багана утыртып куелган, ерактарак көрәш мәйданы. Артистларга кушылып, “бәә-бәәә” дип, елаганмы, җырлашып торганмы бөдрә бәрәнне яулап алу өчен күпләр мәйданга чыгып көрәшеп карадылар, ләкин приз Самара егете Марат Гатинга насыйп булды. Аны төп сәхнәдә бүләкләделәр.
Ә мин сату рәтләре буйлап киттем – ниләр генә юк анда: кул эшләре, уенчыклар, тәмләшкәләр, кием-салым… Йөри торгач, этно-авылга барып чыктым. Ул “Бердәмлектә – көч” дип аталган. Аны район авылларының мәдәният йортлары хезмәткәрләре оештырганнар. Бигрәк тә “Кошмар апа өе” башкалардан аерылып тора иде. Ни генә уйлап чыгармый инде иҗатчылар…
Тантаналы музыка ишеткән халык сәхнә тирәсенәрәк елышты. Анда инде бәйрәмне алып баручылар Фәрзанә Мәхмүтова һәм Альберт Минатдинов халыкны сәламлиләр. Милли бәйрәмебез сәхнәсе үз тирәсенә эшмәкәрләрне, музыкантларны, рәссамнарны, җәмәгать эшлеклеләрен, дин әһелләрен һәм җитәкчеләрне җыйган. Татарстанның атказанган артисты Ринат Рәх-мәтуллинның концерты онытылмас истәлек булып хәтеребездә калачак.
Җирле артистлар да читтә калмады, концерт Мулла авылының “Хыял” иҗат коллективы чыгышы белән башланып китте. Самараның Рәшит Гыйззәтуллин җитәкчелегендәге “Ялкынлы яшьлек” коллективы чыгышы да чын-чынлап ялкынлы булды, аллы-гөлле костюмнарга киенгән кызлар бию көенә сиптергәндә, калкулыкта җыелган халык та тик тормады, биеде дә биеде, ә “зал”да утырганнары кул чабып куәтләп тордылар. Эльмира Нурмөхәммәтованың җыры да йөрәкләребезгә бүләк булып кереп утырды. Ул бу коллективның иң яшь йолдызчыгы булып, лаеклы рәвештә күңелләребезне яулады да куйды.
Бераздан сәхнәгә кыр батырлары күтәрелә башлады. Башта әлеге күңелле Сабан туен оештырган Румил Фәхретдинов чыгып кунакларны сәламләде, хәзрәт хәер-фатихасын бирде. Шул мизгелдә 1 сыйныф укучылары һавага аллы-гөлле куыклар очырдылар.
Шуннан соң сәхнәгә Мидхәт Әминов җитәкчелегендәге “Идел” татар эстрадасы җыры ансамбле чыкты, аны җырчы Алсу Хәйдәршина һәм “Мирница” рус җыры ансамбле алыштырды.
Бу чын халык бәйрәмендә минем генә түгел, башкаларның да күңелендә чәчү эшләре тәмамланган, эш кыска ялга тукталган һәм без уйнап-көлеп яңа уңыш бәйрәменә җыелганбыз кебек тоелды. Бер сүз белән әйткәндә, бәйрәм бик шәп узды. Хәзер инде ашлыкларны хәере белән җыеп алып, амбарларны шыплап тутырып куярга һәм шул шатлыктан “Сөмбелә”не дә бәйрәм итәргә генә калды.
Чыганак: “Бердәмлек” газетасы