tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан Мэриясе «Саумы, Казан!» рәсем сәнгате конкурсы игълан итте
Казан Мэриясе «Саумы, Казан!» рәсем сәнгате конкурсы игълан итте

Казан Мэриясе «Саумы, Казан!» рәсем сәнгате конкурсы игълан итте

Казан Мэриясе Казан шәһәренең сәнгати образын формалаштыру, шәһәрне сурәтләү максатыннан «Саумы, Казан!» рәсем сәнгате конкурсы игълан иткән иде.

Бәйгедә 18 яшьтән өлкәнрәк рәссамнар катнаша ала. Аларның кайдан булуы мөһим түгел, бәйгедә казанлылар да, Республикабызның һәм илебезнең төрле шәһәрләрендә яшәүче рәссамнар да, хәтта чит ил гражданнары да үз көчләрен сынап карый ала.

Җиңүчеләрне акчалата бүләкләр көтә: 1 нче урын – 120 000, 2 нче – 100 000, 3 нче урын – 80 000 сум!

Гаризалар 15 июльгә кадәр [email protected] электрон почтасына кабул ителә. Гаризада катнашучы исем, фамилиясен, туу датасын, яшәү урынын, телефонын, конкурс эшенең исемен, юнәлешен (живопись, графика) язарга кирәк.

Җиңүчеләрне жюри комиссиясе билгели.

Әгәр дә сезнең дусларыгыз, танышларыгыз арасында рәссамнар бар икән, әлеге бәйге хакында аларга да хәбәр итегез!

Бәйгенең нәтиҗәсе буларак җиңүчеләрнең иҗат эшләре күргәзмәсен оештыру һәм открыткалар җыентыгы чыгару планлаштырыла.

Чыганак: mincult.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*