tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ана теле белән йолаларыбызны саклап калып үстерүгә зур өлеш керткән шәхес
Ана теле белән йолаларыбызны саклап калып үстерүгә зур өлеш керткән шәхес

Ана теле белән йолаларыбызны саклап калып үстерүгә зур өлеш керткән шәхес

Ульяновскида өлкә Сабан туе гөрләп узды. Әлеге бәйрәм милли традицияләребез, гореф-гадәтләребез һәм йолаларыбызның аерылгысыз өлеше булып тора. Туган телебез һәм йолаларыбыз яшәсә, татар халкы да яшәячәк.

Тәҗрибәле укытучы Нәсиха Рәфат кызы Ягудина ана теле белән йолаларыбызны саклап калып үстерүгә зур өлеш кертә. Ул район һәм өлкә күләмендәге төрле чараларда актив катнаша. Аның укучылары олимпиадалар һәм бәйгеләрдә иҗади осталыкларын күрсәтеп, призлы урыннар алалар.

Өлкә Сабан туенда татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин Нәсиха Рәфат кызының күпьеллык фидакарь хезмәтен һәм ана теле үсешенә зур өлеш кертүен бәяләп, Мактау грамотасы белән радиалгыч тапшырды.

Без барыбыз да танылган мөгаллимәбезнең иҗади уңышларына, профессиональ осталыгына, үз коллективында, авылдашлары арасында абруй, хөрмәт һәм дәрәҗә казанып яшәвенә чиксез сокланабыз.

Рәхмәт Сезгә, Нәсиха Рәфатовна! Сезгә киләчәктә дә иҗади уңышлар, сәламәтлек, талантлы укучылар насыйп итүен теләп калабыз!

Гөлнур БИРЮКОВА,

Зур Чирекле авылы модельле китапханәсе мөдире.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*