ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Тинчурин театры “Отелло” премьерасын тәкъдим итте
Тинчурин театры “Отелло” премьерасын тәкъдим итте

Тинчурин театры “Отелло” премьерасын тәкъдим итте

Кичә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында тамашачыларга Уильям Шекспирның «Отелло» трагедиясе буенча яңа спектакль тәкъдим иттеләр.  Премьераны Санкт-Петербургтан килгән режиссер Александр Крымов чыгарды.

Әсәр 1604 елда язылган. Сюжет нигезендә көнчеллектән күзләрен кан баскан, хатыны Дездемона хыянәт итә дигәнгә ышанып, аны үтергән талантлы полководец Отелло тарихы ята.

Тинчурин театрында әлеге мәшһүр пьеса яңача укыла һәм тамашачыларга мәхәббәт һәм тугрылык турындагы спектакль буларак тәкъдим ителә. Вакыйгалар фаҗига белән тәмамлануга карамастан, сәхнәләрнең шактый өлеше ирония, гротеск белән сугарылган һәм нечкә мәгънә уйнатуга корылган.

Музыка, бию һәм пластик күренешләр спектакльгә аеруча тәэсирлелек бирә, алар вагыйгалар агышының мөһим өлешенә әверелә. Пластика буенча режиссер Римма Саркисян куйган хәрәкәт, ритм аша геройлар үз хисләрен сүзләрдәге кебек үк ачык итеп ачалар, күп катламлы һәм эмоциональ бай театраль тамаша тудыралар.

Спектакль Габдулла Шамуковның классик тәрҗемәсе буенча эшләнгән.  Төп ролләрне Зөлфәт Закиров (Отелло), Зәринә Сафина (Дездемона), Артем Пискунов (Яго) башкара.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*