tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мурманск өлкәсендә Әнвәр Тумпаровка мемориаль такта ачу тантанасы узды
Мурманск өлкәсендә Әнвәр Тумпаровка мемориаль такта ачу тантанасы узды

Мурманск өлкәсендә Әнвәр Тумпаровка мемориаль такта ачу тантанасы узды

Бүген Диңгез флотының мактаулы хезмәткәре, Россия Федерациясенең Атказанган транспорт хезмәткәре, Мурманск шәһәренең мактаулы гражданины Әнвәр Ибраһим улы Тумпаровка мемориаль такта ачу тантанасы узды. Әлеге чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев һәм Мурманск өлкәсе губернаторы урынбасары Владимир Евменьков катнашты.

Васил Шәйхразыев Әнвәр Ибраһим улына мемориаль такта ачу тарихи вакыйга икәнен искәртеп үтте.

-Әнвәр Тумпаров кебек илебез өчен тырышып эшләгән, аның киләчәге өчен күп көч куйган кешеләрне онытмасак иде. Чөнки үз үткәнен белмәгән кешенең киләчәге юк.

Якташ татар мәдәни җәмгыяте җитәкчесе Раил Биккиняев Бөтендөнья татар конгрессына Әнвәр Тумпаровка мемориаль такта ачуда ярдәм иткән өчен зур рәхмәтен белдерде.

-Минем фикеремчә,Әнвәр Ибраһимов кебек кешеләрдән һәрвакыт үрнәк алырга кирәк. Чөнки ул үзенең 30 ел гомерен шушы оешмага багышлап, күп сандагы мактаулы исемнәргә лаек булды. Һәм әлеге мемориаль тактаны да без аның исемен мәңгеләштерү максатыннан  ачтык.

Мемориаль такта ачу тантанасында шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары – Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары-Аппараты җитәкчесе Фәрхәд Латыйпов, Атомфлот» ФДУП генераль директоры вазифаларын башкаручы Леонид Ирлица, баш инженер Олег Дарбинян һ.б. катнашты.

Танталы өлештән соң кунаклар “Җиңүнең 50 еллыгы” атом бозваткычы белән таныштылар.

  • “Җиңүнең 50 еллыгы ” атом бозваткычы — Балтыйк заводында төзелгән сигезенче, дөньядагы иң зур атом бозваткычларының берсе булып санала.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*