tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлмәт театрының «Җил артыннан» спектакле Кудымкарда театр фестивалендә гран-при алды
Әлмәт театрының «Җил артыннан» спектакле Кудымкарда театр фестивалендә гран-при алды

Әлмәт театрының «Җил артыннан» спектакле Кудымкарда театр фестивалендә гран-при алды

Әлмәт театрының «Җил артыннан» спектакле «Сообщение» театр фестиваленең гран-приына ия булды. Лауреатлар исемлеге Коми-Пермяк милли театры фестиваленең ябылу тантанасында игълан ителде.

«Сообщение» милләтара театр фестивале Пермь өлкәсенең Кудымкар шәһәрендә уза. Фестиваль иң дәрәҗәле театр фестивальләренең берсе санала.

Лауреатлар арасында Уфаның «Нур» театры да бар. Чулпан Раямова «Фатыйма» спектаклендә Фатыйма ролен башкарган өчен «Иң яхшы хатын-кыз» роле номинациясендә җиңде. Әлеге спектакль Зифа Кадыйрова әсәре буенча куелган.

Фестивальдә Татарстан, Башкортстан, Удмуртия, Хакасия, Пермь һәм Лысьва театрлары катнашкан.

  • «Җил артыннан» спектаклен Әлмәт театрында Россиянең халык артисты Камил Тукаев куйган. Әсәрнең авторы – Америкада яшәп иҗат итүче әфган язучысы Халед Хоссейни. Әлеге спектакль белән театр 77 нче сезонын ачкан иде.
  • Спектакль «Тантана» премиясенең «Зур формалы иң яхшы спектакль» номинациясендә җиңү яулады. Кече шәһәрләр театры фестиваленә Гран-при алды. «Федерация» фестивалендә катнашты. 26 сентябрьдә Казанга күрсәтелде.
  • Спектакльдә төп рольләрне Динар Хөснетдинов, Айрат Мифтахов, Раушан Мөхәммәтҗанов башкара.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*