Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең музей-фатирында шагыйрьнең Берлинның Моабит төрмәсендә тоткынлыкта язылган «Моабит дәфтәрләре» шигырьләр циклын яңгырата торган җайланма эшли башлаган.
«Музей-фатирда ике төрле электрон контент бар. Беренчесендә «Моабит дәфтәрләре»нең ике төрле нөсхәсе күчермәсен карарга була. Аның берсе – гарәп, икенчесе латин имлясында язылган. Экранда «Моабит дәфтәрләре»нең һәр битен ачып карап, һәр хәрефенә игътибар итеп була. Телнең матурлыгын күрсәтү өчен, шигырьләрне яңгыратып карау максаты туды», – диде «Татар-информ» хәбәрчесенә шагыйрьнең музей-фатиры мөдире Нәзирә Фәттахова.
Моннан тыш, җайланмада «Моабит дәфтәрләре» шигырьләр циклының кирилл графикасында татар һәм рус телендә язылган варианты да тәкъдим ителә. «Берничә шигырь янында «граммофон» билгесе бар. Шунда басып, шигырьне тыңлап була. Шигырьләрне Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Илдус Әхмәтҗанов укый. Җайланма белән экскурсиягә килгән һәркем куллана ала», – диде ул.
Әлеге җайланманы алырга иганәчеләр ярдәм иткән. «Җайланманың беренче варианты 2013 елда эшләнгән иде, аңа урнаштырыла торган мәгълүмат күләме арткач, техника эштән чыкты. Яңасы кирәк булды. Яңа җайланма берничә көн элек эшли башлады, аны ясап бетерәсе бар әле, чөнки барлык шигырь дә яңгыратылмый», – диде Нәзирә Фәттахова.
Яңа җайланманы музей-фатирга экскурсиягә килгән мәктәп укучылары күрергә өлгергән. «Җайланма белән таныштыргач, Җәлилнең «Вәхшәт» шигырен бик тә тыңлыйсылары килә. «Моабит дәфтәрләре» шигырьләр циклын тулаем тыңлап чыгарга теләк белдерүчеләр бар. Чит шәһәрләрдән килгән төркемнәргә дә без җайланмадан шигырьләр яңгыратабыз. Алар татар телен аңламаса да, бик кызыксынып тыңлый. Экскурсияне алып барганда бик уңайлы», – диде музейның өлкән фәнни хезмәткәре Ләйсән Харасова.
Аның әйтүенчә, шигырьләрне төрле аудитория өчен яңгыратып була. «Рус телендә яңгыратсаң да, тыңлаучы кеше булыр иде. Техниканың шундый мөмкинлеге булгач, кешеләр музейга тартыла», – дип саный ул.
«Шигырьләрне яңгыратуыбызның максаты – телнең матурлыгын күрсәтү. Муса Җәлил шигырьләрен туган телендә – татар телендә генә язган. Алар укучыга туган телендә барып җитсен дигән максатны күздә тоттык. Бәлки, аерым-аерым шигырьләрдә хатын-кыз, бала тавышы да кертергә кирәктер. «Җәлил укулары» халыкара конкурста җиңүчеләр белән дә элемтә корып булыр иде. Әлегә уйлыйбыз, идеяләребез күп», – диде музей-фатир мөдире Нәзирә Фәттахова.
Икенче җайланмада Муса Җәлилнең шәхси альбомының күчермәсен карарга була. Һәр фото янында фотографиягә бәйле мәгълүмат бирелә.
«Альбом безнең мемориаль бүлмәдә саклана, бер генә тамашачы да альбомдагы фотсурәтләрне күрү бәхетенә ирешә алмаган иде. Без зур булмаган грант отып, аның электрон форматын булдырдык. Альбомда 66 фоторәсем, газетадан кисеп алынган дүрт сурәт бар. Җәлил һәм аның дусларының фоторәсемнәрен күрергә мөмкин. Фотолар нөсхә альбомдагы тәртип белән бара», – дип аңлатты ул.
«Музей-фатир халык депутатлары Казан шәһәр советы башкарма комитетының 1982 елның 27 гыйнварында кабул ителгән карары һәм ТАССР Министрлар Советының шул ук елның 18 маенда чыгарылган карары нигезендә оештырыла. 1983 елның 15 февралендә Муса Җәлил гаиләсе белән 1940–1941 елларда яшәгән һәм армиягә алынган йортта ачыла. Киләсе елда музей ачылуга 40 ел була. 40 ел эчендә музей бер урында гына тормый, үсә-үзгәрә», – диде мөдир.
- Музей, шагыйрьнең хатыны Әминә Котдус кызы киңәшләре буенча торгызылган мемориаль фатирны, шулай ук күргәзмә залын һәм әдәби салонны кертеп, гомуми мәйданы 126,5 квадрат метр булган ике фатирны били.