tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Тарлан» фильмын Россиянең 20 шәһәрендә күрсәтәчәкләр
«Тарлан» фильмын Россиянең 20 шәһәрендә күрсәтәчәкләр

«Тарлан» фильмын Россиянең 20 шәһәрендә күрсәтәчәкләр

2022 елның 1 декабреннән Россия Федерациясе территориясендә “Тарлан” фильмын прокатка чыгару планлаштырыла.  “Тарлан” – Татарстан һәм Казахстан кинематографистларының уртак проекты. Казанда узган XVIII Халыкара мөселман киносы фестивалендә фильм тамашачылар тарафыннан югары бәяләнде һәм тамашачылар мәхәббәте призына лаек булды.

Фильмга ватандашларыбызның игътибарын җәлеп итү һәм татар классиклары әсәрләренә, Татарстан кинематографына киң аудиторияне җәлеп итү максатыннан Татарстан Республикасы «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе «Синема 5» кинотеатрлары челтәре белән берлектә фильмны Казан, Саранск, Самара, Чабаксар, Энгельс, Пенза, Оренбург, Курск, Иске Оскол, Санкт-Петербург, Пермь, Саратов, Уфа, Бузулук, Түбән Кама, Яр Чаллы, Волгоград, Жигулевск, Йошкар-Ола, Волжск шәһәрләрендә прокатка чыгарырга планлаштыралар.

Россиянең югарыда күрсәтелгән шәһәрләрендә «Тарлан» фильмын карарга чакырып калабыз!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*