Сабада татарча көрәш буенча ТР көрәш федерациясенең элеккеге башкарма директоры Наил Хәмидуллин истәлегенә яшьләр арасында ярышлар узды. Быел бәйге 10нчы тапкыр оештырылды.
Наил Хөснулла улы Хәмидуллинны көрәш җәмәгатьчелеге әле дә җылы сүзләр, якты хатирәләр белән искә ала. Үзе көрәшче, үзе хәрби кеше булган җитәкче, гомумән, Татарстан спортына зур өлеш керткән шәхесләрнең берсе. Заманында “Динамо” спорт компексын төзүдә башлап җибәрүче дә, башкарып чыгучы да була ул. Татар көрәшенә дә яңалыклар кертә Наил абый. Хәтерләсәгез, нәкъ менә ул эшләгән чорда электрон таблолар гамәлгә кертелде. Хөкемдарлар өчен махсус формалар тегелә башлады, көрәшчеләргә ел саен көрәш формалары кайтарылды. Кызганыч, көзге көннәрнең берсендә 60 яшен тутырганнан соң гына ул йөрәк авыруыннан вафат булды. Эш бүлмәсендә, эшкә килгәч була бу хәл. Кыш буена суда коенган, волейбол уйнаган тимер кебек кешенең шул рәвешле арабыздан китүенә күпләр аптырады да, үкенеч тә белдерде.
Наил Хәмидуллин туган ягын – Саба районын, туган авылын яратты. Атна саен диярлек авылга кайтып килә иде. Шөкер, туган ягында да аны онытмыйлар. Инде менә ун ел рәттән аның истәлегенә көрәш бәйгесе оештыралар. Быелгы ярышларга 12 районнан 168 көрәшче килгән иде. Күрше районнарда гына түгел, Актаныш, Азнакай якларыннан да килгән иде яшь көрәшчеләр. Бәйгене тамаша кылырга ТР көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Таһиров та кайткан иде.
Бәйгене ачу тантанасыннан соң, матур гадәт буенча килгән кунаклар Наил Хәмидуллинның каберен дә зыярәт кылдылар. Шуннан соң Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов катнашында районда көрәшнең торышы, үсеше хакында сөйләшү булган. Көрәш буенча тренерлар көрәш үсеше буенча фикерләрен җиткергән. Марсель Таһиров белдергәнчә, районда спортның 40 төре үсештә икән. Атнасына бер тапкыр авыллардан спорт белән шөгыльләнүче егетләрне-кызларны җыеп, автобуста район үзәгенә алып килеп шөгыльләндерәләр икән. Шул исәптән, көрәшчеләрне дә.