tatruen
Баш бит / Яңалыклар / КОТЛЫЙБЫЗ!
КОТЛЫЙБЫЗ!

КОТЛЫЙБЫЗ!

Бүген Татарстанның халык артисты Зөһрә Шәрифуллина зур юбилеен билгеләп үтә. Сарман сандугачы, татар эстрадасының сүнмәс йолдызы, бүген дә үз тамашачысы булган, сәхнә түрендә балкучы җырчыбызга 65 яшь.

Зөһрә Шәрифуллина башкаруындагы “Су буенда учак яна”, “Нигә яна йөрәгем”, “Аккош канат кагына”, “Тала, тала” һәм башка бик күп җырлар тамашачының күңелендә җуелмас урын алган. Бу җырлар инде дистәләгән еллар дәвамында популяр. Зөһрә Шәрифуллинаның һәр чыгышын тамашачы көтеп ала һәм алкышларга күмә.

Хөрмәтле Зөһрә Нигъмәтулла кызы! Сезне чын күңелдән олуг юбилеегыз белән котлыйбыз. Гаиләгездә иминлек, тигезлектә гомер итүегезне, саулык, озын гомер, иҗади уңышлар телибез.

Бөтендөнья татар конгрессы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*