1 июньдә Башкортостан Республикасы Нефтекамск шәһәрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты һәм Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы — Корылтаеның Мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт комитеты күчмә утырышы булды. Делегация составында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының эксперт советы әгъзасы Илгиз Халиков катнашты.