tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чистайда «Ак калфак» утырышында Роза Туфитуллованың «Язмыш җиле» романы тәкъдим ителәчәк
Чистайда «Ак калфак» утырышында Роза Туфитуллованың «Язмыш җиле» романы тәкъдим ителәчәк

Чистайда «Ак калфак» утырышында Роза Туфитуллованың «Язмыш җиле» романы тәкъдим ителәчәк

Чистайда 2 июнь көнне «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасының күчмә утырышы үтәчәк.

Күчмә утырышта катнашучыларны «Ак калфак» татар хатын-кызларының Чистай җирле оешмасы эшчәнлеге белән таныштырачаклар. Шулай ук программада Ислам үзәге белән танышу, «Алга» музеена, «Камалия» үзәгенә, 2нче гимназиягә, «Нур» мәчетенә бару, «Татар фестивале»н карау, «Татар сукмагы» буенча сәяхәт каралган.

Биредә Роза Туфитуллованың «Язмыш җиле» романы тәкъдим ителәчәк.

«Көнчыгыш» мәдәният үзәгендә татар хатын-кызларына милли гореф-гадәтләр күрсәтеләчәк. Шулай ук кунаклар өчен Чистай татар театрының Г.Камал әсәре буенча куелган «Банкрот» спектакленнән өзек куела. «Ак калфак»лыларның күчмә җыены пленар утырыш белән тәмамланачак.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*