Катнашучылар һәм оештыручылар «Нәүрүз» халыкара театраль-белем бирү форумының онлайн узуыннан канәгать, ләкин алга таба аның оффлайн булуын телиләр. Кичә Камал театрында оештыручылар ун көн дәвамында барган форумга нәтиҗәләр ясады.
Форумда Россиянең 33 регионыннан һәм БДБның дүрт иленнән 700 кеше катнашты. Форумның директоры Илфир Якупов әйтүенчә, башка елларда катнашучылар саны 300ләп булса, быел аны онлайн уздыру катнашучыларны арттыру мөмкинлеге биргән.
«Без катнашучылар арасында сораштыру да үткәргән идек. Күбесенең Казанга килеп оффлайн катнашасы килә. Ләкин быел андый мөмкинлек булмады. Без быел тамашачыны форумда катнаштыра алмадык. Хәтта кайчан ачыласыбызны да белмибез», — диде Илфир Якупов.
«Без үзебез дә зур дәрес алдык. Үз кулларыбыз белән тотып карап бу эшне аңладык. Әлбәттә, без ул белемнәребезне эштә кулланачакбыз», — диде ул.
Катнашучылар арасында үткәрелгән сораштыруларда «Түләүле булган очракта катнашыр идегезме?» дигән сорау да булган. Күпчелек уңай җавап биргән. Шулай ук нинди бәяләр булу мөмкинлеге дә фаразланган.
Нәтиҗәләр ясалганда педагоглар алга таба да Камал театры белән эшләргә әзер булуларын белдерде. Уфадан, Үзбәкстаннан, Казахстаннан булган катнашучылар оештыручыларга һәм педагогларга рәхмәтләрен җиткерде.
- «Нәүрүз» халыкара театраль-белем бирү форумында Татарстан, Россия, Польша, Колумбия, Бразилия, Германиядән 19 педагог 90 лекция һәм практик дәресләр үткәрде. Дәресләрнең гомуми вакыты 135 сәгатькә сузылды.
- VI «Нәүрүз» халыкара театраль-белем бирү форумы 8 – 17 июнь көннәрендә узды.
Рузилә Мөхәммәтова