tatruen
Баш бит / Яңалыклар / САБАНТУЙ: уздырырга ярамый калдырырга
САБАНТУЙ: уздырырга ярамый калдырырга

САБАНТУЙ: уздырырга ярамый калдырырга

Өтерне кая куярга? Шәһәрләрдә булмаса да, авылларда Сабан туе буласы иде. Муниципаль берәмлекләр советының президиум утырышында Президент аппараты җитәкчесе урынбасары Илнур Гарипов аны шимбә, 4 июльдә билгеләп үтәргә тәкъдим итте.

Җитәкче бәйрәмне урыннардагы вазгыятьтән чыгып һәм халык фикерен белешеп үткәрергә чакырды. Ягъни эшкә  алынганчы, җиде кат уйларга киңәш ителде. Әнә шул җиде кат уйлау дигәнең җитәкчелекне дә, халыкны да уйга калдырды. Кыскасы, атлыгып торучылар саны бермә-бер кимеде.

Җаваплылык кемдә?

Азнакай районы авыл җирлекләре белән эшләү секторы мөдире Наил Сабирҗанов Президент фәрманы чыкканы көткәнен әйтте. Әйтүенчә, ачыкланырга тиешле сораулар бик күп. Ә менә ел да Авыл көннәре, Сабан туйлары үткәрүче кешеләр арасында мондый җаваплылыкны үз өсләренә алырга теләмәүчеләр бик күп. Динар Зиннәтуллин әнә шулай ди:

– Без Сасмак, Мүлмә авыл җирлекләре (Биектау – ред.) башлыклары белән киңәшләштек тә үткәрмәскә булдык. Безнең якларда әле  шушы чир белән авыручылар да бар, шуңа күрә бер елга тыелып тору хәерлерәк дип уйлыйм.

Сабантуйдан тыелып тору яклылар арасында Арча районы башлыгы Илшат Нуриев та бар. Инстаграм челтәрендә туры эфир вакытында ул: «Районда Сабантуй үткәрергә кирәк түгел дип саныйм. Бу темага сөйләшкән кешеләрнең туксан проценты шушы фикердә. Сабантуйны аны ел саен үткәреп була, ә кеше гомере бер генә», – дигән. Район башлыгы мисалга Кытайны китергән. Вирусны җиңгәннәр дә кебек иде, ләкин шушы көннәрдә Пекинда янә коронавирус очраклары табылган.

Фикер дигәннән. Кайбыч районында да халыкка анкета таратып, сораштыру үткәргәннәр. Кошман авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина әйтүенчә, сораштыруда катнашкан 63 кешенең бары тик алтысы гына милли бәйрәмне үткәрергә риза дип җавап биргән.

– Без үткәрмәскә булдык инде. Халык та атлыгып тормый. Шулай да Сабан туе мәйданында эш бара. Авыл җирлекләрен төзекләндерүгә бирелә торган грант откан идек. Аның күләме – 1,5 миллион сум. Шуңа эш башладык. Дөньялар тынычланса, соңрак, бәлки, Авыл көнен үткәрербез, – ди Лилия Сафина.

Баксаң, бу сораштыру Кайбыч районында масштаблы рәвештә үткән икән. Бу хакта район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин менә нинди фикердә:

– Районда Сабан туен үткәрү мәсьәләсе башлыклар карамагына калдырылды. Быелгы вазгыятьне исәпкә алып, без язгы бәйрәмне үткәрмәскә булдык. Халык фикерен дә сораштык. Бәйрәм үткәрүне медицина хезмәткәрләре дә, авыл җирлекләре, хуҗалык башлыклары да хупламады. Без авыруның таралуына юл куймаска тиеш. Сабан туе бит ул шул җирлек халкы өчен генә түгел, аңа Мәскәүдән, башка шәһәрләрдән дә кунаклар кайта. Безнең өчен халык сәламәтлеге – беренче урында. Иң мөһиме – бу чир бездән тизрәк китсен. Киләсе елга Кайбыч районы оешуга 30 ел тула. Менә шунда Сабан туена җыелырга насыйп булсын.

Онлайн көрәшик…

Җыелышып үткәрергә ярамый икән, онлайн оештырыйк. Мондай тәкъдим беренче Новосибирск татарларыннан чыкты. Күптән түгел аңа Мәскәү Татар милли-мәдәни автономиясе кушылды. Оешманың сайтындагы хәбәрдән күренгәнчә, онлайн – вакыт таләп иткән формат. Оештыручылар әлеге форматта  Сабан туеның иң төп кагыйдәләрен сакларга да вәгъдә иткән. Ул ничек башкарылачак – анысын әлегә күз алдына да китереп булмый.

Фольклор белгече, галимә Фәнзилә Җәүһәрова да онлайн бәйрәмне күз алдына китерә алмый:

– Пандемия – сугыш түгел, үзенчәлекле халәт. Күзгә күренми  торган зәхмәтнең теләсә кемгә кагылуы бар. Шуңа күрә мин быел Сабан туен үткәрүне кирәк санамыйм. Шул ук вакытта онлайн үткәрүне дә кабул итеп булмый. Бәйрәм берничек тә онлайн була алмый. Бу формат искә төшерү, күрсәтеп алу өчен генә яраклы. Ә бер ел үткәрмәгәннән берни дә булмый. Халык мәнсез түгел, ул аны аңлый. Ничек тә булса үткәрергә кирәк дигән фикерне исә, бәйрәмне идеология коралы итеп күзаллаучылар күтәрә. Кызганыч, милли бәйрәм 30 нчы еллардан башлап идеология коралына әйләнде. Быел исә, «шундый вазгыятьтә дә Сабан туе үткәрә алдык» дигән җөмлә өчен генә бәйрәм оештыру кирәкме икән? Ә халык бәйрәмнәрен онлайнга күчерергә омтылуны мин алдау дип кабул итәм. Балага  еламасын өчен буш имезлек каптырып куялар бит әле, нәкъ шуның кебек инде ул. Буш, рухсыз, җансыз. Моннан тыш, теләсә кайсы онлайн чараны 7-8 минуттан артык карап булмый. Ул бит көчле режиссер эше түгел. Дөрес, Сабан туе сугыш вакытында да үткәрелгән. Әйткәнемчә, ул вакытта бәйрәм көчле идеологик корал булып, ач, ялангач халыкның рухын күтәрү, патриотизм тәрбияләү өчен үткәрелгән. Быел исә бу вирус белән шаярмас идем. Без дә, ел саен, үз авылыбыз Төркәштә (Кукмара районы – ред.) төп чыгымнарын үзебез күтәреп, Сабантуй үткәрәбез. Быел алдан хәл итеп куйдык: әгәр бу вирус бетеп, көннәр матур торса, куркыныч булмаса, халыкка концерт күрсәтәбез. Быел мин Корбан гаетендә корбан чалып, туганнар, халкыбыз исәнлегенә корбан чалу яклы. Анысын да ашлар үткәреп түгел.

 Фикер

Зөһрә Табаева, журналист (Казахстан):

– Онлайн форматлар нык ялыктырды инде. Хәзер олысы-кечесе интернетта утыра. Халык туры эфирлардан, онлайн киңәшмәләрдән, хәзер инде бәйрәмнәрдән тәмам арыды. Сабан туеның тәме – тереләй аралашуда, бер-берең белән җитезлектә, тапкырлыкта, ныклыкта сынашуда. Мин онлайн бәйрәмне һич кенә дә кабул итә алмыйм. Гомумән, быел күңел ачу турында түгел, сәламәтлек турында уйларга кирәк.

Нәсим Сәхапов, инженер (Азнакай):

– Һәр нәрсәнең үз вакыты бар. Вирус чигенде, дисәләр дә, Сабантуй үткәрүнең кирәген күрмим. Яшерен-батырын түгел, бу бәйрәмне яратучылар да сүрелде инде. Соңгы елларда Сабантуй гадәти ярышлар хәленә җиткерелде, кирәкмәгән ярыш төрләре кертелде. Шәхсән миңа заманча Сабантуй бик ошап бетми. Ул бит – татар халкының милли бәйрәме. Иде…

Зилә Идрисова, блогер (Актаныш):

– Җәй көне Сабантуйларны үткәрү ягында мин. Масштаблы күләмдә итеп түгел, һәр авылның үзенә генә хас үзенчәлекләрен истә тотып,  зур булмаган төркемнәр белән узса, бик яхшы булыр иде. Район күләмендә үткәрү мөһим дип санамыйм. Анда рух та башка…

Кыскасы, җирлекләрдә,  халык җыеп, үз өсләренә җаваплылык алырга теләүчеләр бик күренми. Халыкта да ниндидер сүлпәнлек сизелә. Әллә милли бәйрәмне спорт ярышларына яраклаштырып, тәмам тәмен югалттыкмы? Сезнең якларда Сабан туе ничек уза иде? Быел милли бәйрәмне үткәрүне телисезме? Сездән җаваплар көтәбез, газета укучыларыбыз!

Без “ВКонтакте” челтәрендәге сәхифәбездә укучыларыбыз арасында шул темага сораштыру да уздырдык. Җаваплардан күренгәнчә, күпчелек аны уздырмау яклы.

Гөлинә Гыймадова

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*