Җөмәдәл-әүвәл аеның 3 нче көнендә, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең рәсми делегациясе Төркиядә эшлекле очрашуларны дәвам итеп, Коръән басмаларын тикшерү буенча Төркия Комиссиясе башлыгы Госман Шаһинда булдылар. Әлеге чарада Татарстан мөфтияте тарафыннан бастырылган Коръәннәргә комиссиянең профессиональ уңай бәясе бирелде. Үз чиратында, Госман бәй Коръәннең 10 кыйраәте буенча Шиһабетдин Мәрҗанинең билгеле хезмәтенә карата үзенең тирән кызыксынуын белдерде – дин эшлеклесе әлеге тема буенча фәнни-тикшеренү эше алып бара. Шуңа күрә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге делегация аңа истәлеккә Мәрҗанинең алты томлык хезмәтләрен бүләк итте.
Моннан тыш, Татарстан делегациясе Төркиянең дин эшләре министры Әли Эрбашта да булды. Очрашуда катнашучылар мөфтиятнең берничә проектын тормышка ашыру буенча фикер алыштылар, шул исәптән Төрек министрлыгы белән бергәлектә башкарылачак эшләр хакында да сүз барды. Шул ук вакытта Камил хәзрәт Сәмигуллин ел саен Рамазан аенда Татарстан Республикасына килә торган Коръән-хафизлар һәм Корбан бәйрәме көннәрендә халыкның мохтаҗ катламын ит белән тәэмин иткән өчен мөселманнар исеменнән Али бәйгә рәхмәтен белдерде.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан мөфтие җитәкчелегендә Диния нәзарәтенең рәсми делегациясе эш сәфәре 8 гыйнварда Әнкарада Төркиянең тышкы эшләр министрының беренче урынбасары Явыз Сәлим Кыран белән күрешүдән башланып киткән иде.