tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нәзарәткә мөселман илләре вәкилләреннән фаҗигадә якыннарын югалткан гаиләләр исеменә кайгынамәләр килә
Нәзарәткә мөселман илләре вәкилләреннән фаҗигадә якыннарын югалткан гаиләләр исеменә кайгынамәләр килә

Нәзарәткә мөселман илләре вәкилләреннән фаҗигадә якыннарын югалткан гаиләләр исеменә кайгынамәләр килә

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт исеменә төрле мөселман илләренең рәсми вәкилләреннән кайгынамәләр килеп ирешә. Алар Камил хәзрәт аша Казан мәктәбендәге фаҗигадә якыннарын югалткан гаиләләрнең һәм җәрәхәтләр алган балаларның әти-әниләренең тирән хәсрәтләрен уртаклаша. Шундый хатларның берсе Россиянең Берләшкән Гарәп Әмирлекләре илчесе Омар Сайф Саид Гобаш юллый. Тирән кайгы кичерүче гаиләләргә карата ихлас хисләрен шулай ук Төркиянең дин эшләре Идарәсе башлыгы Али Эрбаш, Россиянең Катар илчесе Ахмед бен Насер Аль Тани белдерә. Ә Кыргызстан мөфтие вазыйфаларын башкаручы Жоробай ажы Шергазыев бүген ифтардан соң башкалада вафат булучыларның рухына дога кылыначагы турында хәбәр итте.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*