tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Мордовиядәге татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре һәм “Татар эшмәкәрләре клубы” җитәкчеләре белән очрашты
Васил Шәйхразыев Мордовиядәге татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре һәм “Татар эшмәкәрләре клубы” җитәкчеләре белән очрашты

Васил Шәйхразыев Мордовиядәге татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре һәм “Татар эшмәкәрләре клубы” җитәкчеләре белән очрашты

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Мордовия Республикасына эш сәфәре барышында, татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре һәм “Татар эшмәкәрләре клубы” җитәкчеләре белән очрашты. Ифтар вакытында узган чарада Ләмбрә һәм Ромадан районнары башлыклары да катнаша.

Чара Казандагы 175 нче мәктәптә булган фаҗигадә һәлак булучыларны искә алудан башланып китте. Чыгыш ясаучылар барсы да Татарстан халкының тирән кайгысын уртаклаша.

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев очрашуга җыелучыларны сәламләде. Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге белән  таныштырды, шулай ук Бөтенроссия авыллары Сабантуена әзерлек эшләре белән таныштырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*