tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Артем Здунов Казандагы фаҗигага бәйле рәвештә кайгы уртаклашты
Артем Здунов Казандагы фаҗигага бәйле рәвештә кайгы уртаклашты

Артем Здунов Казандагы фаҗигага бәйле рәвештә кайгы уртаклашты

Кайгы уртаклашу сүзләрен Мордовия Республикасы Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Артём Здунов Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев белән рәсми очрашу вакытында җиткерде. Искәртеп узабыз, бүген Казанның 175нче номерлы мәктәбендә коточкыч фаҗига булды – мәктәптә атыш оештырганнар. Билгеле булганча, мәктәптә 9 кеше һәлак булган.

Түгәрәк өстәл янында хезмәттәшлекнең актуаль мәсьәләләре күтәрелде. Аерым алганда, сүз мәдәният өлкәсендә хезмәттәшлек турында барды. Васил Шәйхразыев Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештырылган мәдәни-массакүләм чаралар уздыру тәҗрибәсе белән уртаклашты. Шулай ук ул бүген Саранскта узган XII Бөтенроссия авыл Сабан туен оештыру комитеты утырышы нәтиҗәләре турында хәбәр итте.

  • 2022 елда Бөтенроссия авыл Сабан туен Ләмбрә районы Аксюн авылында уздыру планлаштырыла, ул Саранскидан 10 км ераклыкта урнашкан. 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*