tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров эш сәфәре белән Ростов өлкәсенә килде
Данис Шакиров эш сәфәре белән Ростов өлкәсенә килде

Данис Шакиров эш сәфәре белән Ростов өлкәсенә килде

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Фәнис улы Шакировны Ростов-на-Дону шәһәрендә яшәүче милләттәшләребез каршы алды. Аэропорттан соң, алар  Бөек Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан, совет солдатларының батырлыгын хөрмәтләп чәчәкләр салдылар.

Иртәгә Данис Шакиров 2 нче Көньяк Сабантуен оештыру комитеты утырышында катнаша. Милли бәйрәмебез биредә 13 июньдә үткәреләчәк. Аны оештыруда Татарстанның Яшел Үзән районы ярдәм итә. Ростов өлкәсенә Яшел Үзән районы  башлыгы Михаил Афанасьев җитәкчелегендәге делегация дә килде.

13 май көнне Ростов өлкәсенә эш сәфәре белән Татарстан Республикасы Президенты киләчәк. Биредә берничә рәсми очрашу планлаштырылган. Рөстәм Миңнехановның Ростов өлкәсе татар активы белән дә очрашуы көтелә. Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Фәнис улы  Шакиров та катнашачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*