tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Иске Шәйморза авылында Бердәнбер сугыш ветеранына 97 яшь

ВИДЕО: Иске Шәйморза авылында Бердәнбер сугыш ветеранына 97 яшь

Сугышның беренче көннәреннән үк Иске Шәйморза, Чуваш Шәйморзасы, Кече Шәйморза, Космовский авылларының ир – егетләре, кызлары илне саклаучылар сафына баса. Яу кырына  902 кеше чыгып китә. Шуның 455 е туган җир туфрагын күрү бәхетенә ирешә алмый.

Җирле үзидарә башлыгы, район вәкилләре Искә алу чарасына килүчеләрне сәламләгәннән соң, мәйдан уртасына үз һөнәрләрен күрсәтергә балалар чыкты.  Сугыш ветераннарын исән килеш күп калучы соңгы буын балалар. Алар хәтерендә әле бүгенге истәлекле көн дә матур бер хәтирә булып сакланачак.

Әнвәр Фәхретдиновка да 97 яшь. Ул Хәтер митингына икенче ел үзе килә алмый. Шуңа да районда Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Җәләлов җитәкчелегендәге “Фронт” иҗат агитбригадасы оештырылган.

Бәйрәм кәефе бүләк итүче агитбригада белән бергә Әнвәр абыйны Чүпрәле районы хакимияты башлыгы Марат Гафаров котлады.

Район җитәкчесенең сугыш,  тыл һәм хезмәт  ветераннарын шәхсән үзе котлавы Чүпрәле районында даими күренеш.

Әнвәр Фәхретдинов  Иске Шәйморзада туып-үскән егет. 60 ел бергә яшәп, биш бала тәрбияләп үстергән  хәләл җефете  Мөшфика бакыйлыка күчкән.

Бүген Әнвәр абый улы Фәрит һәм  киленнәре  Сиринә  тәрбиясендә яши.

Сугыш ветеранын Әнвәр Фәхретдиновны шушы авыл мәктәбендә укыган , Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының ветераннар Советы рәисе Марс Алиев та котлады.

Мин аяк басмаган җир калмаган дип сөйләп китә Әнвәр абый сугыш хатирәләрен һәм озын-озакка сузмый    илебез халкы беркайчан да сугыш афәтен  күрмәсен дип тәмамлый. Әмма элек үзе сөйләгәннәр буенча ул үткән сугышчан юл районкүләмендә  билгеле, хәтердә. Ә хәтер мәңгелек һәйкәл.

trt-tv.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*