tatruen
Баш бит / Яңалыклар / В.Г. Шәйхразыев XII Бөтенроссия авыл Сабан туен оештыру комитеты утырышында катнашты
В.Г. Шәйхразыев XII Бөтенроссия авыл Сабан туен оештыру комитеты утырышында катнашты

В.Г. Шәйхразыев XII Бөтенроссия авыл Сабан туен оештыру комитеты утырышында катнашты

Бүген Мордовия Республикасына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе
В.Г. Шәйхразыев XII Бөтенроссия авыл Сабан туен оештыру комитеты утырышында катнашты. Чара Мордовия Республикасы Хөкүмәте Рәисе вазыйфаларын башкаручы
В. Н.Сидоров җитәкчелегендә узды. Утырыш Казандагы фаҗига корбаннарын бер минут тынлык белән искә алудан башланып китте.

Киңәшмә барышында оештыру комитеты әзерлек планы буенча фикер алыштылар һәм бурычларны билгеләделәр. Сабантуйны уздыру өчен 2022 елның 2 июль датасы тәкъдим ителде. Шулай ук ат чабышларын уздыру мөмкинлеге турында да сөйләштеләр. Васил Шәйхразыев Татарстан ягыннан режиссерлар төркемен җибәрергә вәгъдә бирде.

Исегезгә төшерәбез, 2022 елда Бөтенроссия авыл Сабан туен Ләмбрә районы Аксюн авылында уздыру планлаштырыла, ул Саранскидан 10 км ераклыкта урнашкан. 2006 елда Мордовия VII Федераль Сабантуйны кабул итте. Бүгенге көндә республикада 43 меңгә якын татар яши, шуларның 23 меңе авыл җирлекләрендә көн күрә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*